Норвегия Короллеге делегациясе Татарстанга визит белән килде

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендәге Норвегия Короллегенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Лейдульв Атле Намтведт белән очрашуда катнашты.

Төньяк короллеге делегациясенең составына Икътисад мәсьәләләре буенча Норвегия илчелегенең киңәшчесе Стефание Кричтинэ Бьеро, Норвегия илчелегнең Сәүдә киңәшчесе Фруде Му, Россия-Норвегия сәүдә палатасының Башкарма директоры Ярле Форборд, Норвегия илчелеге карамагындагы Норвегиядә туризм буенча совет директоры Ольга Филиппенко һәм башкалар керде.

Лейдульв Атле Намтведт белән очрашуда Президент Рөстәм Миңнеханов Норвегия Короллеге илчесен визит өчен рәхмәтләде һәм Норвегия ягы белән эшлекле хезмәттәшлек һәм мәдәни алмашуда кызыксынуын раслады.

Лейдульв Атле Намтведт үз чиратында бердәм хезмәттәшлек һәм бизнес-проектларны тормышка ашыру мөмкинлеген карау әзерлеген белдерде.

Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгына республикага Норвегия эшмәкәрләрнең бизнес-миссиясен оештырырга тапшырды.

“Россия һәм Норвегияне 100дән артык еллык дипломатик мөнәсәбәтләр бәйли. Моннан башка, Татарстан һәм Норвегия бер берсенә охшаш – бу икътисадта энергетик секторының зур роле, нефть һәм газ өлкәсендә R&D актив үсеше. Без барыбыз кырыс климатта яшибез, аучылык һәм кышкы спорт төрләрен яратабыз. Норвегия Татарстан кебек үзенең мәдәни объектлар белән данлыклы, аларның кайберләре бөтендөнья мирасы булып танылган, - дип Талия Миңнуллина билгеләде. – 2015 ел эчендә Татарстанның Норвегия белән товар әйләнеше $20,5 млн. тәшкил итте. Бүгенге очрашу – дәвамлы бердәм эш алдында беренче адымнар. Якын перспективалар рәвешендә яңа очрашулар билгеләнгән, әмма алар махсуслаштырылган составта – экспертлар, идарәләр вәкилләре һәм эшмәкәрләр белән булачак”.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International