25 һәм 26 майда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина Калифорниянең Маунтин Вью шәһәрендә (Силикон Үзәнлеге, АКШ) SVOD халыкара технологик-инвестицион конференциясендә катнашты. Чараның иң әһәмиятле үзенчәлеге булып аның югары технологияләр бөтендөнья индустриясенең меңләгән визионерын һәм Forbes Midas List вәкилләрен, шулар арасында әйдәп баручы бөтендөнья эшмәкәрләрен һәм инвесторларын берләштерүе тора.
.jpg)
Silicon Valley Open Doors technology investment conference мәйдананында бөтендөнья стартап-индустриясенең иң яхшы вәкилләрен, Силикон Үзәнлегенең алдынгы венчур фондларын, беренчелекне тотучы технологик компанияләрне һәм TechCrunch, Forbes, The New York Times, Silicon Valley Business Journal, Bloomberg, Fortune ,Wall Street Journal кебек зур бизнес басмалар вәкилләрен җыйды.
.jpg)
Конференция катнашучыларының Силикон Үзәнлегенең уңышка ирешкән эшмәкәрләр, әйдәп баручы венчур капиталистлар һәм бизнес-фәрештәләр белән танышу һәм аларга үз идеяләрне тәкъдим итү, шулай ук уңышка ирешкән стартаперлар чыгышларын тыңлау һәм потенциаль партнерлар белән мөнәсәбәтләрне төзергә өйрәнүдә уникаль мөмкинлекләре бар.
.jpg)
“SVOD – ул Силикон Үзәнлегендә җыелган 600дән артык уңышка ирешкән эшмәкәр, 300дән артык әйдәп баручы бизнес-фәрештә һәм 30дан артык югары технологияләр индустриясе белгечләре. Төрле дәрәҗәдәге вәкилләр – компаниянең капиталлаштыруы 2 миллиард доллардан күбрәк булган компанияләр белән беррәттән башлаучы стартаперлар булуын билгеләп үтергә кирәк. Ирландиядән килгән иң яшь катнашучыга бары тик 12 яшь. Мәсәлән, Looksery – стартап 2015 елда тәкъдим ителде, һәм шул ук елның азагында 150млн. долларга Snapchat тарафыннан сатып алынды, Petcube проекты SVOD конференциясендәге чыгышыннан соң стартапына беренче инвестицияләрен алды, бүгенге көнгә җәлеп ителгән капитал 3.7 млн. доллар тәшкил итә, тагын Evernote приложениесы – үзенең беренче инвестицияләрен компания конференциядә катнашканнан соң ук алды, һәм хәзер ул 1 млрд. долларга бәяләнә, - дип билгеләде Талия Минуллина. – Гомумән алгганда, бу елда информацион киңлектә персонализацияләү буенча проектларның тенденциясе – кешеләр өчен интернеттагы сервисларның үсешен булдыру”.
.jpg)
Конференциянең исеме “Силикон Үзәнлегенә Ачык Ишекләр” чараның төп нигезен һәм миссиясен - бөтендөнья стартаплар һәм инвесторлар өчен Үзәнлеккә ишекләр ачуны чагылдыра. Бу чынлап та Үзәнлеккә ишек, глобаль базарга чыгу, стартаплар өчен дә, венчур инвесторлары өчен дә кирәкле элемтәләр һәм инвестицияләү өчен мөмкинлекләрне табу ысулы.
SVOD бик яхшы репутациягә ия – бу югары дәрәҗәле спикерларның тәҗрибә һәм проектлар буенча уртаклашу өчен килергә, әйдәп баручы инвесторларның стартапларны кызыксынып тыңларга һәм сәләтле эшмәкәрләр белән танышырга омтылганнарының беренче сәбәбе. Икенче сәбәп – конференция эчтәлегенең югары сыйфаты. SVOD девизы - “no bullshit, only business!”, конференциядә буш сүзләр һәм шаблон чыгышлар булмаганын аңлата.
.jpg)
Конференция төрле форматтагы чараларны күз алдында тота. Аеруча инвестор һәм шул инвестор тарафыннан капитал алган эшмәкәр арасында дискуссияне билгеләргә кирәк.Тагын бер формат – уңышка ирешкән бизнесменнар белән дискуссияләр. Аеруча күптән түгел генә танылган вәкилләр белән (IPOга чыгу, компанияне сату һәм башкалар). Аларның бу яисә башка компания белән нинди сәбәбендә җәлеп ителүе, ничек килешүләрне сайлау, аларга нәрсә мөһим булуын тыңлау һәрвакыт кызык.
.jpg)
Монда инвесторны да, киңәшчене дә, партнерны да, клиентны да табырга мөмкин. Катнашучылар кызыклы чыгышларны тыңларга гына түгел, кешеләр белән танышырга да киләләр. Еш кына фонд партнерына чыгу җиңел түгел. Ләкин монда башка очрак, конференция зур булмаганга күрә бик яхшы инвесторның эшмәкәргә карата «ratio» (пропорция, бәйләнеш) килеп чыга, якынча 1гә 2, бу башка конференцияләрдә мөмкин булмый торган хәл, чөнки анда берничә мең кеше җыелгач, инвесторлар кеше төркемендә югалалар, яисә алар янына якын килеп тә булмый. Ә үзәнлектә демократик шартлар тудырылган. Һәрбер чыгыш ясаучы, инвестор, катнашучы янына килеп сөйләшергә, ә инде бик теләсәгез һәм актив булсагыз, 2 көн эчендә барысы белән дә танышырга – ягъни шактый зур катламны, Силикон Үзәнлегенең «cream of the crop» урап алырга (каймак алырга) мөмкин.
.jpg)
Силикон Үзәнлегенә эшлекле визит һәм конференциядә катнашу кысалырында Талия Минуллина Google, Facebook, Intel, Microsoft һәм Instagram компанияләренең офисларында булды. Моннан тыш, Калифорниядә татар диаспорасының вәкилләре белән очрашу узды. Сәфәр азагында АКШтагы Россия Федерациясенең Сәүдә вәкиле Александр Стадник белән очрашу булды, аның барышында АКШ сәнәгать секторы белән Россия региональ аралашу перспективасы һәм IT-технологияләр сферасында хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: