Татарстан һәм Пакистан мөнәсәбәтләрне үстерү буенча эш группасын оештыралар

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

2 июньдә Пакистан сәүдә министрлыгы карамагындагы сәүдә үсеше буенча идарәсенең башкарма директоры (TDAP), илнең дәүләт министры шейх Мөхәммәд Мөнир җитәкләгән делегация Татарстан Республикасына рәсми визит белән килде. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре белән очрашуны республиканың премьер-министры Ильдар Халиков җитәкләде. Хөкүмәт башлыгы Пакистан эшмәкәрләре ягыннан Татарстан белән чын кызыксынуы һәм үзара табышлы хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлгән омтылышлары өчен рәхмәт белдерде.

“Пакистанның Шанхай хезмәттәшлек оешмасына керү очрагында безнең өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр ачылачак”, -  дип билгеләде Илдар Халиков.

Шейх Мөхәммәд Мөнир чыгышында Пакистан Татарстанның машина төзелеше һәм нефтехимия өлкәләрендә хезмәттәшлек итүдә кызыксынуын раслады һәм үз чиратында республикага авыл хуҗалыгы һәм җиңел сәнәгать товарларын импортлау мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. 

Көньяк Азия дәүләте Татарстанда тракторлар һәм башка төрле җиһазларны сатып алу мөмкинлеген карарга әзер. Аерым алганда, Пакистан үзенең кораллы көчләре өчен Россия вертолетларын сатып алу мөмкинлеген өйрәнәчәк.

“Без монда безнең продуктларны сатырга килмәдек, без монда сатып алу өчен килдек, Пакистанга күп аспектлар кирәк, без Казан вертолет заводында булдык, кайсы җиһазларны сатып алу турында уртаклашырга кирәк”, - дип әйтте Мөнир Мөхәммәд.

Пакистанның Сәүдә Министрлыгы карамагындагы сәүдә үсеше буенча Идарә җитәкчесе шулай ук Татарстанда югары профессиональ белемнең зур дәрәҗәдә булуын билгеләде һәм Пакистанның төрле тармакларда югары квалификацияле белгечләрне әзерләү өчен республикага укытуга җибәрелгән студентлар санын үстерергә әзерлеген белдерде.

“2015 елда Россия Федерациясе президенты һәм Пакистан Премьер-министры эшлекле хезмәттәшлек һәм аралашу дәрәҗәсен күтәрү турында килештеләр, - Көньяк Азия Дәүләтенең республикага ясаган визитына  Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина аңлатма бирде. – Бүгенге очрашу - безнең регионнар арасында диалогны уңышлы дәвам итү. Пакистан безнең республика өчен стратегик партнер булып тора”.

Очрашу ахырында яклар Татарстан һәм Пакистан арасында эшлекле мөнәсәбәтләре үстерү буенча бердәм эш группасын булдыру турында карар иттеләр.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International