Нефтька түбән бәяләр шартларында аны сату безне тәэмин итә алмый, безгә югары өстәмә бәяле товарларны экспортына күчергә кирәк. Бүгенге көндә чималдан ясалмаган продукция экспорты өлкәсендә каучук һәм пластмасса өстенлек итә", - 6 июньдә Хөкүмәт Йортында “Татарстан Республикасының оешмалары продукциясе экспортының үсеше” мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисадый советта чыгыш ясап, утырышның рәисе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Утырышта шулай ук ТР Хөкүмәте әгъзалары, Икътисадый совет әгъзалары, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе һәм экспортка продукция җитештерүче республика эшханәләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Президент фикеренчә, авыл хуҗалыгы продукциясенең эшкәртү күләмен арттырырга кирәк. Шулай, Фарсы култык илләрен куян ите (30%ка кадәр) белән тәэмин итү планлаштырыла. “Хәләл продукция базарында гаять зур мөмкинлекләр бар”, - дип билгели Рөстәм Миңнеханов.

Утырыш барышында Татарстан Республикасының мөмкин булган экспортлы товарлар һәм уңайлыклар рәтенә үз илебез мәгълүмат технологияләре (Иннополис, IT-парк катнашуы белән), инжиниринг үзәкләре һәм республиканың югары белем йортларын керттеләр. Татарстанда конкуренциягә сәләтле продукцияне экспортка тапшыруның уңышлы мисаллары бар инде. Шулар арасына чит илләргә еш сатыла торган медицина тренажерлары һәм симуляторларын эшләп чыгаручы “Эйдос” компаниясе керә.

“Гадәттәгечә Татарстан экспортының иң зур өлешен нефть һәм нефть продуктлары тәшкил итә, гомумән алганда, бу гомуми күләмнең 72% тәшкил итә. Экспорт эшчәнлегендә катнашкан кече һәм урта бизнес оешмалары проценты бик аз, - дип Икътисадый совет утырышына аңлатма бирә Талия Миңнуллина. – Башкалар тәҗрибәсенә карарга кирәк. Мәсәлән, Катар белән Кувейттан соң конкуренциягә иң сәләтле ислам дөньясы икътисадына ия булган БГЭ, анда нефть берничә унъеллык эчендә тиз үсешне тәэмин итте. Ләкин аларның башка икътисади өлкәләре дә шулай ук шактый тиз үстеләр, аеруча тышкы сәүдә. Эмиратларның гомуми ТЭП күләмендәге нефтъ чыгару һәм эшкәртүдән килгән табыш өлеше кимү чорында тулай милли продукт структурасында төзелеш, сәүдә, туризм һәм авыл хуҗалыгы кебек икътисад өлкәләрнең мөһимлеге артты. Дәүләтнең инфраструктур ярдәме һәм түбән салымлы ирекле зоналар Берләшкән Гарәп Эмиратларын дөньяда зурлык буенча өченче реэкспорт үзәгенә әйләндерде. Бу дәүләт икътисады кеременең өчтән бер өлешен диярлек тәшкил итә һәм көчле халыкара элемтәләрнең нигезен тәэмин итә”.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе шулай ук Татарстанның Көнчыгыш һәм Европа җитештерү икътисади юллары арасында торуын искә төшерде, бу республиканың федераль икътисади үзәккә әйләнүенә ярдәм итәргә мөмкин була ала.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: