Татарстанда кораблар төзелеше: яңа дәрәҗә

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

 “Татарстан Республикасының экспорты корпорациясе” ААҖ “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ арасында килешүгә кул кую турында пресс-релиз

2016 елның 8 июнендә Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы “Татарстан Республикасының экспорты корпорациясе” ААҖ “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ арасында килешүгә кул куелды.

Килешүдә Фарсы култыгы һәм Африка илләренә “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” продукциясен җибәрү буенча үзара хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнде.

Килешүгә кул куюга аңлатма биреп, Талия Миңнуллина түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Горький исемендәге Яшел Үзән заводы Россиянең иң эре һәм стратегик яктан мөһим кораблар төзү оешмаларының берсе булып тора. Завод 2011 елдан оешманы техник яктан яңадан коралландыру һәм модернизацияләү масштаб программасын тормышка ашыра. Үзенең 120 елдан артык тарихы дәвамында заводта эчке базар өчен һәм экспортка 1500 артык диңгез һәм елга кораблары, шул исәптән 600гә якын хәрби кораб төзелгән. Бездә сату күләмен арттырырга һәм бөтен дөньяга танылган корабларга карата таләпне барлыкка китерергә ният бар. Әлбәттә, заводның кайбер чит ил тәэмин итүчеләрен локальләштерү мәсьәләсен җентекләп өйрәнербез”.

1895 елда барлыкка килгән “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ Россиянең иң эре һәм стратегик яктан мөһим кораблар төзү оешмаларының берсе булып тора. 2005 елда завод аның үсешенә өстәмә импульс биргән “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ составына керде. Идарә системасын оптимизацияләве башкарылды, заказларның яңартылган портфеле әзерләнде.

Оешма үз эшчәнлеген төп өч өлкәдә алып бара: кораблар төзү, машиналар төзү, металлургия һәм зур габаритлы металл конструкцияләр җитештерү. Компаниянең төп специализациясе суднолар төзү өлкәсе – махсус максатлы кораблар, универсаль диңгез (елга – диңгез буйлап йөзә торган) коры йөк ташучылар, контейнерташучылар, танкерлар, аллюминий эретмәсеннән ясалган тиз йөзә торган пассажир теплоходлары эшләп чыгару булып тора. Оешма кораблар төзелеше продукциясе белән беррәттән машина төзелеше һәм металлургия продукциясен җитештерә.

   Табышлы географик урын “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы”на эчке су юллары аша Кара диңгез, Каспий диңгезе, Балтыйк диңгезе, Баренц диңгезе һәм Ак диңгез бассейннарының төрле регионнарын кораблар белән тәэмин итергә мөмкинлек бирә. Шул рәвешле, оешма продукциясе дөньяның бөтен илләренә һәм Россиянең төрле регионнарына җибәрелә ала.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International