Татарстан ПХИФ – 2016 форумында: тормышка ашарлык гамәлләр

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

16-17 июньдә Россиянең Төньяк башкаласында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән рәсми делегация ПХИФ – 2016 Петербург халыкара икътисади форумында катнашачак.

Гадәттәгечә республика делегациясе составына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина керә.

Быел егерменче юбилей Петербург халыкара икътисади форумы Васильевский утравында урнашкан Ленэксподан Пулководан 15 минут ераклыкта булган Шушарыга күчте. Яңа мәйданда күргәзмә киңлеге өчен урын 2,5 тапкыр артты. Форумда дөньяның 60 иленнән 500 чит ил компанияләре вәкилләре, аерым алганда, АКШ, Франция, Швейцария, Япония, Бөекбритания, Германия, Италия, Финляндия, КХР, Дания һәм башка илләрдән катнашалар. Шулай ук 600 Россия компанияләре, алао арасында региональ һәм муниципаль хакимият вәкилләре, зур оешмалар. Быелгы мөһим үзенчәлек региональ инвестицион проектларга багышланган махсус күргәзмә булып тора.

Татарстан форумда 111,4 млрд. сумлык инвестицион проектлар презентацияләре белән масштаблы стенд күрсәтәчәк. Шулар арасында - Kazan Expo халыкара конгресс-күргәзмә үзәге, Зөя регионара мультимодаль логистик үзәге, шулай ук «Волга дискавериз» мавыктыргыч һәм мәгариф гаилә тематик паркы, Кама елгасы аша күпер һәм хәзерге заман күп тоннлы олефин һәм олефин продукциясе комплексы төзелеше. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләгәнчә, соңгы өч ел эчендә бу “Татарстаннан ПХИФда иң масштаблы һәм югары бюджетлы инвестпроектлар”.

Форум гадәттәгечә үзенең бай эчтәлекле программасы белән таныла. Татарстан делегациясенең халыкара компанияләр белән түгәрәк өстәлләр, губернаторлар һәм Россия финанс институтлары вәкилләре белән очрашулар,  панель сессияләр, Россия Президенты Владимир Путин катнашуы белән пленар утырыш планлаштырылган. Моннан тыш, берничә мөһим килешү һәм меморандумнарга кул кую көтелә.

Петербург халыкара икътисади форум кысаларында Талия Миңнуллина инновацион эшчәнлектә катнашучыларның координаторы, регионара хезмәттәшлек оештыручысы һәм регионнар белән беррәттән Россия Федерациясе инновацион үсеш системасында катнашучыларның нәтиҗәле аралашу өчен мәйдан булып торган Россия инновацион регионнары ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышында катнашачак.

Петербург форумының соңгы көненең көчле башлангычы өченче Россия регионнары инвестицион рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдим итүче Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) панель сессиясе булып торачак. Рейтинг бөтен ил буйлап эшмәкәрләрнең сорау алуга нигезләнгән һәм дүрт юнәлешкә: регуляторлы тирәлек, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә берләшкән 45 күрсәткеч буенча бәя бирүне үз эченә ала. 2015 елда үткән тавыш бирү нәтиҗәләре буенча инвестицион рейтингның лидеры Татарстан Республикасы булуын искә төшерәбез.

“Россиядә халыкара инвестор Фемидага охшаган. Бер үлчәү тәлинкәсендә – югары тәвәккәллек һәм финанс күрсәткечләренең үзгәрүчәнлеге, икенчесендә – зур табыш алу мөмкинлеге һәм үзеңнең активларын капиталлаштыру күләмен күтәрү, - киләчәк халыкара чарада катнашуны күрсәтте Талия Миңнуллина. – Без белгәнчә, Фемида күрәзәчелек сәләтенә ия булган, монда да хәлгә стратегик яктан дөрес прогноз ясарга сәләтле инвестор яхшы табыш эшләчәк. Иң мөһим – ышанычлы һәм озак вакытлы партнерны табу. Россиядә бу, һичшиксез, Петербург форумында очратырга мөмкин булган Татарстан”.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International