Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашуы белән Алтай крае Губернаторы Александр Карлин белән Петербург халыкара икътисади форумында очрашу уздырды.
Узган очрашу кысаларында Татарстан Республикасы һәм Алтай крае арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Хәзер республика һәм край төрле юнәлешләр буенча аралаша. Алтай крае территориясендә “КАМАЗ” ААҖ дилер челтәре, “Бетар” ҖКФ ЯАҖ һәм “Ак Барс” АКБ Барнаул филиалы эшли.

2016 елның июлендә Татарстан Республикасының делегациясе Алтай краена эшлекле визит белән киләчәк. Анда ул Барнаул астында “Россия кыры көне” Бөтенроссия аграр форумында катнашачак. Чарада катнашучылар шулай ук аграр тематика буенча түгәрәк өстәлләрдә һәм конференцияләрдә катншачак.

“2014 ел мәгълүматы буенча, безнең регионнар арасында товар әйләнеше күләме 2,7 млрд. сумнан күбрәк тәшкил итте. Күп юнәлешләр буенча Татарстан һәм Алтай крае күптәннән бирле бергә эшлиләр. Мәсәлән, инвестицион өлкәдә, уңай инвестицион климатны формалаштыруда тәҗрибә белән алмашу бара, - дип белдерде Талия Миңнуллина. Кайберләрен үстерергә кирәк. Перспектив юнәлешләр арасында – Татарстан Республикасы һәм Алтай краеның кече һәм урта бизнес оешмалары арасында хезмәттәшлекне үстерү”.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: