17 июньдә Россиянең Төньяк башкаласында ПХИФ-2016га эшлекле визит барышында Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашуы белән Премьер-министр урынбасары – Люксембург икътисад, эчке куркынычсызлык һәм оборона министры, Россия Федерациясе һәм Бельгия-Люксембург икътисади берлеге арасында икътисади хезмәттәшлек буенча Катнаш комиссиясе рәисләренең берсе Этьен Шнайдер белән эшлекле аш үткәрде.
Шнайдер әфәнде элек Татарстанга 2012 елның сентябрендә Люксембург Премьер-министры Жан-Клод Юнкер җитәкләгән делегация составында булды, шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән узган елның ноябрендә Люксембургта очрашты.
Очрашуда шулай ук республикада күп тапкыр булган Россия Федерациясендәге Люксембург Бөек Герцоглыкның Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг катнашты.

Эшлекле аш вакытында яклар регионнарның алдагы хезмәттәшлек юнәлешләре турында сөйләштеләр, алар арасында: инновацияләр һәм инфо-коммуникацион технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек үстерү, энергетика, автомобиль һәм машина төзелеше өлкәсендә Татарстан һәм Люксембург эшханәләре арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту, Люксембург компанияләренең республиканың инжиниринг үзәкләре белән аралашуны оештыру, финанс һәм банк хезмәте, венчур һәм ислам финанслау өлкәсендә хезмәттәшлек үстерү. Аштан соң Этьен Шнайдер һәм Рөстәм Миңнеханов бу елның азагына кадәр Люксембург Татарстан Республикасына бизнес-миссиясен формалаштырачак дип килештеләр.
“Төп икътисади үсеш күрсәткечләре буенча Люксембург Европа һәм дөньяда беренче урыннарда тора. Люксембург икътисадының нигезе – илнең 85% ТЭПы, бу хәзерге заман илләренең үсеше өчен хас. Люксембург дөньяның иң зур финанс үзәкләренең берсе булып тора. Кечкенә герцоглыкта 200 дән артык банк урнашкан, аларның барлык активлары якынча 1 трлн. евро тәшкил итәләр. Шундый зур сикереш бер унъеллыктан да күбрәк булмаган вакыт эченде булды, һәм 80-нче – 90-нчы еллар уртасына Люксембург үз икътисадын шактый диверсификацияләргә көч тапты. Без партнерларыбыздан күп нәрсәгә өйрәнә алабыз, тәҗрибә һәм практика үзләштерә алабыз, - дип Талия Миңнуллина билгеләде. – Без элемтәләребезне уңыш белән үстерәбез. Шулай, 2016 елның гыйнвар-март айларында Татарстанның Люксембург Бөек Герцоглыгы белән тышкы сәүдә әйләнеше 2015 елның шул ук периодына карата 15 тапкырга үсте һәм 229, 4 мең доллар тәшкил итте. Люксембург компанияләрнең “Алабуга” һәм “Иннополис” МИЗларына һәм Татарстанның башка инвестицион һәм сәнәгый мәйданнарга җәлеп итү турында сөйләшәбез. Шулай ук Люксембург инвестицион фондларын Татарстанда инвестицион проектларны финанслауга җәлеп итәбез”.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: