Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашуы белән эшлекле визит белән Монголиягә килде.
Монголиянең башкаласы Улан-Баторга ике көнлек эшлекле визит кысаларында делегация ил җитәкчелеге һәм эшлекле даирәләр вәкилләре белән хезмәттәшлекне ныгыту һәм үзара товар әйләнеше күләмен арттыру мәсьәләләре буенча берничә сөйләшү үткәрде. Шулай ук эшлекле визит прораммасы кысаларында делегация «Монголия-Татарстан» икътисадый форумында катнашты һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертында булды, иҗтимагый һәм икътисади өлкә җитәкчеләре белән очрашулар узды.

“Татарстан Монголияне машина төзелеше, автомобильләр төзелеше, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать комплексы продукциясе белән тәэмин итергә тели”, - дип форумда катнашучыларга хәбәр итте Татарстан Президенты.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың икътисади потенциалы һәм инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендәге казанышларын күрсәтте. Монголия вәкилләрен безнең Татарстанда ирекле икътисадый зоналарны, сәнәгать-технология паркларын булдыру һәм аларның уңышлы эшләве тәҗрибәсе кызыксындырды.
Форум азагында Рөстәм Миңнеханов барында Монголия Милли сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Илнең Президенты Цахиагийн Элбэгдорж белән очрашу Монголиягә визитның тагын бер әһәмиятле вакыйгасы булды. Татарстан Президенты сәламләү сүзендә Монголия – Россиянең вакыт сынавын узган стратегик партнеры булуын билгеләде, Татарстан белән Монголия арасында 2015 елда 11,4 млн. доллар тәшкил иткән товар әйләнеше күләмен арттырырга кирәклеген ассызыклады. Татарстан Президенты хезмәттәшлек өчен өметле өлкәләр арасына туризм, мәгариф, авыл хуҗалыгы, мәдәният һәм спортны кертте.
Монголия Премьер-министры Чимэдийн Сайханбилэг республика делегациясе белән очрашуда нефть эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлек турында тәкъдим белән чыгыш ясады. Монголия тышкы эшләре министры Лундэгийн Пурэвсурэн белән очрашуда үзара товар әйләнеше күләмен арттыру, фән һәм мәгариф өлкәләрен үстерү турында фикер алыштылар. Пурэвсурэн Татарстанның икътисади яктан алдынгы һәм сөйкемле, хезмәттәшлек өчен кызыклы Россия регионнарының берсе булуын белдерде.

Мәдәни программа кысаларында Татарстан делегациясе Богдо-хан резиденциясе музей комплексында булды һәм Монголиянең Милли музее экспозициясе белән танышты. Театрның төп холлында картиналар һәм Татарстан халык сәнгате һөнәрләре әйберләре күргәзмәсе оештырылган иде.
“Азия илләре белән хезмәттәшлек Татарстан икътисады өчен стратегик булып тора, - дип аңлатма бирде Талия Миңнуллина. – Монголия – уникаль тарихы һәм үзенчәлекле мәдәнияте, Азия континенты эчендә аеруча мөһим геостратегик һәм геосәяси урынга ия булган дәүләт. Татарстан-Монголия икътисади мөнәсәбәтләре турында сөйләгәндә, аларның потенциалга берничек тә туры килми торган дәрәҗәдә булуын билгеләргә туры килә. Бүген без монда үсешкә импульс бирү, хезмәттәшлек арттырырга һәм үзара файдалы булырга мөмкин өлкәләр һәм юнәлешләр турында фикер алышу өчен җыелдык. Мәсәлән, безнең яктан ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү турында тәкъдим ясалды. Монголия планнарында нефть эшкәртү заводларын төзү каралган, бу эштә Татарстан тәҗрибәсе чиктән тыш файдалы булырга мөмкин”.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: