«Яр Чаллы» УКСИҮТ яңа резидентларны булдырды

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков рәислеге астында 20 июньдә узган “Яр Чаллы” узып китүче социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешүгә гаризаларны карау буенча Комиссиянең икенче утырышында Яр Чаллыда УКҮТ резидентының статусын алуга ике гариза хупланды.

Комиссия ике проект карады: “ТехноАнод” компаниясенең “Анодирлау ысулы ярдәмендә алюминий эретмәләреннән металларга каплауларны кую буенча җитештерүне оештыру” һәм “ТЭМПО” КМК” компаниясеннән “Төзелеш арматурасы һәм корычлы сортлы прокатны җитештерү”. Ике проектны да Комиссия әгъзалары бертавыштан хупладылар. Шулай, якын вакытта “Яр Чаллы” узып китүче социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр барлыкка киләчәк. Шуннан соң Россия Икътисад үсеше министрлыгы әлеге юридик шәхесләр турында мәгълүматны Россия реестрына кертәчәк һәм ике урынлы оешма УКСИҮТ резиденты статусын алачак.

Элек “АПК Майский” һәм “Хайер” Кытай заводы резидент статусларын алдылар, алар аркасында республикада 600дән артык эш урыны барлыкка килде һәм беренче этапта гына 3,6 млрд. сум инвестицияләр кертелде. Алга таба инвестицияләр күләме ике проект буенча 6 млрд. сумга кадәр үсәчәк.

«Техноанод»ның  инвестицияләр күләме 64 млн. сум тәшкил итәчәк, компания 34 яңа эш урынын барлыкка китерәчәк, КМК ТЭМПО 5,5 млрд. сум инвестицияләчәк һәм 1,5 мең эш урыны белән җитештерү оештырачак, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде. – Алдагы комиссия утырышында тагын биш компаниянең гаризалары каралачак. Чаллы – Россия үсешенең реаль сәнәгать ноктасы”.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International