10-14 июльдә Сингапурда Дөньякүләм шәһәрләр саммиты (World Cities Summit) - бөтендөнья масштабындагы төп чара ишекләрен ачып җибәрде, анда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Дөньякүләм шәһәрләр саммиты тарихта беренче тапкыр 2008 елда узды. Саммитның программасына шәһәрләрнең ныклы үсешен тәэмин итү, икътисади һәм экологик проблемаларны, су һәм энергия белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү, шәһәр төзү өлкәсендә яңа проектларны җентекләп өйрәнү һәм бердәм перспектив проектларны тормышка ашыруда хезмәттәшлек урнаштыру керә. Саммит мәйданында урбанизация, шәһәр инфраструктурасы үсеше, торак хуҗалыгы белән идарә итү һәм башка өлкәләрдәге инновацион продуктларның халыкара күргәзмәсе оештырылган. Саммит һәр ике ел саен уза һәм шәһәр проблемалары турында әңгәмәләр һәм шул сферада хезмәтәшлекне киңәйтү өчен мөмкинлек булып тора.

2016 елның 10 июлендә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Сингапурдагы Россия Вәкиллеге дипломатлары белән бергә Дөньякүләм шәһәрләр саммитының ачу тантанасында катнашты. Сингапур Президенты Тони Тан Кенг Ям форумга 45тән артык илдән килгән иң зур мегаполислар хакимиятләренең җитәкчеләрен, халыкара оешмалар, дәүләт структуралары, компанияләр һәм иҗтимагый оешмаларның вәкилләрен сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Сингапурда узган Дөньякүләм шәһәрләр саммитына Татарстан Россиянең вәкиле буларак килде. Мөһим халыкара чараларда катнашканга, шулай ук үзенең KazanSummit халыкара форумы булганга күрә, Татарстан башка регионнар белән җыелган тәҗрибәсен һәм уңышлы кейсларын уртаклашырга әзер булган бөтендөнья урбанистик көн тәртибенең тагын да күренеклерәк катнашучысына әйләнә. Татарстаннан башка чарада Европа, Африка, Азия, Көньяк һәм Төньяк Американың 100дән артык иң зур мегаполисы катнашты.

“Безнең республика соңгы 20 ел эчендә хәзерге заман сценариесы буенча үсте, шуңа күрә күпчелек проблемалар, шул исәптән экология өлкәсендә, аеруча Чаллыда һәм Казанда күз алдында. Татарстан соңгы вакытта прогрессив эш нәтиҗәләрен куллана. Мәсәлән транспорт буенча, алдагы 2-3 ел эчендә җәмәгать транспорты паркының 50%ын, коммуналь техниканың 30%ын һәм төзелеш техникасының 30%ын газ-мотор ягулыгына күчерү максаты куелган – бу бик яхшы, үсеш потенциалы бик зур, - дип Талия Миңнуллина ассызыклады. – Алда күп мәсьәләләрне хәл итергә туры киләчәк, саммитта бөтендөнья эксперт-урбанистлары су ресурсларын саклау, калдыкларны утильләштерү һәм эшләп чыгару, икътисад һәм кече һәм урта бизнесның үсеш мәсьәләләре турында җентекләп фикер алыштылар. Социаль сәясәт, җәмгыятьнең файдасына карата яңалыклар һәм эш нәтиҗәләренең юнәлеше саммитның төп темасы булды. Бу мәсьәләләр чынлап та актуаль һәм аларны хәл итүдә без бөтендөнья мегаполислар тәҗрибәсен кулланабыз”.

Саммит кысаларында Талия Миңнуллина Young Leaders Symposium (Яшь лидерлар форумы) – дөньякүләм экспертларының коллектив дискуссиясендә катнашты, аның барышында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе бөтендөнья җәмәгатьчелегенә республиканың икътисади һәм инвестицион потенциалын күрсәтте. Шулай ук яшь лидерлар форумы барышында дөньяда иң зур туклану продукты җитештерүчесе Nestlé Strategische Allianz (Нестле А.С.) Швейцария компаниясе директорлар советы белән очрашу узды.
Mayors Forum (шәһәр мэрлары форумы) сессиясе кысаларында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе саммитта катнашучыларны республика башкаласы Казан һәм югары технологияләр шәһәре Иннополис белән таныштырды. Моннан тыш, чаралар барышында Талия Миңнуллина сессия һәм дискуссияләрдә катнашты, шәһәрне планлаштыру өлкәсендәге дөньяда иң яхшы берничә специалист һәм әйдәп баручы активистлар белән танышты, берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшүләр уздырды.

“Республика Сингапурда узучы дөньякүләм саммитта катнашучы Россиянең бердән-бер регионы. Россиянең иң уңышлы регионнарының берсе буларак Татарстанның йогынтысы ныграк сизелә башлый – Татарстан Россиядә инвестицион климат буенча беренче, республика башкаласы туризм өлкәсендә аеруча танылган Россия шәһәрләренең өчлегенә керә, - дип Талия Миңнуллина билгеләде. – Республика халыкара вакыйгалар үзәгенә әйләнә. Быел бездә берничә авторитетлы чара узды инде, бу KazanSummit2016, “Берләшкән шәһәрләр һәм урынлы хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Башкарма бюросының утырышлары, “Ефәк юлы, Мәскәү - Пекин” халыкара ралли этабы һәм башкалар. Бай эчтәлекле программа шулай ук алда да көтә – 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты, 2019 елда WorldSkills дөньякүләм чемпионаты Казанда узачак. Безнең максат - территорияләрнең бөтендөнья үсеш тенденцияләре артыннан игътибарлап күзәтү”.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: