2016 елның 5 июлендә “Алабуга” Махсус икътисадый зонасында МИЗ оешуның 10-еллык юбилеена багышланган тантаналы чаралар узды.
Юбилей вакыйгасында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин, шулай ук Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнаштылар. Икътисадый зонасы эшчәнлегенең юбилей датасы белән котлау өчен Мәскәү мэры Сергей Собянин килде.
“Алабуга” Махсус икътисадый зонасы Россия Федерациясендәге аеруча уңышлы МИЗның берсе булып тора. Аның территорясендә җитештерүне төзү турында карар кабул иткән компанияләр арасында 3M, Ford, Armstrong, Saint-Gobain, Air Liquide, Rockwool, Интерскол кебек зур Россия һәм халыкара компанияләр.

Тантаналы чаралар кысаларында Федераль салым хезмәте җитәкчесе катнашуы белән Киңәшмә, “Алабуга” МИЗ хезмәткәрләренә Президент тарафыннан Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшыру белән “Унъеллык нәтиҗәләре” презентациясе, берничә Махсус икътисадый зонасы заводлары буйлап экскурсияләр узды. Шулай ук тантаналы чаралар барышында “Алабуга” МИЗ ике яңа компания-резидент нигезенә беренче таш салынды.
.jpg)
“Алабуга – fDi буенча бүгенге көндә дөнья рейтингында беренче Европадагы лидерлык яулаган икътисадый зонасы һәм шул ук вакытта Татарстан икътисадының локомотивы, икътисадый үсешнең иң әһәмиятле коралы, - дип билгеләде Талия Миңнуллина. – Бүгенге көндә анда хосусый инвестицияләрнең гомуми күләме 153,7 млрд. сум тәшкил иткән 48 резидент теркәлгән. “Алабуга” МИЗ җитәкчелеге һәм эффектив командасын оешуның ун еллыгы белән котлыйм. Без күп проектлар буенча бердәм һәм тыгыз рәвештә эшлибез һәм барлык эшләрнең план буенча баруы белән канәгать. Алабуга киләчәктә дә Татарстан үсешенә стимул, Татарстанга инвесторларны мавыктыру һәм яңа технологияләр җәлеп итү үзәге булып калуны телим”.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: