Кытай Россиянең төп сәүдә партнеры булып кала. Статистика буенча, узган елда Кытай РФ сәүдә партнерлары арасында беренче урынга чыкты. Кытайның гомуми сәүдә әйләнешен аңлар өчен дөньяда күчерелә торган өч контейнерның икесе Кытайдан, яисә Кытайга бара дип әйтәләр. Шуңа күрә Россиянең юнәлешләрнең киң спектры, шул исәптән транзит юнәлеше буенча мөнәсәбәтләрнең үсеше белән кызыксынуы ачык. Кытай кебек, йөк белән тәэмин итү вакытына 3 тапкыр күбрәк экономия ясаудан башлап, яңа сату базарлары һәм Ерак Көнчыгышта кулланылмаган җирләрнең арендасы белән тәмамлап. 2015 елда Мәскәү һәм Пекин, энергетика өлкәсендәге проектлардан башлап һәм ерак галәмне өйрәнү белән тәмамлап, хезмәттәшлекнең төрле өлкәләре буенча 30дан артык килешүгә кул куйдылар. Регионнар да актив рәвештә эшлиләр.

2013 елдан бирле генә Татарстан белән Кытай арасында иң югары дәрәҗәдә 30дан артык үзара рәсми визит узды. Машина төзелеше, химия һәм газохимия, җиңел сәнәгать, спорт һәм туризм, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек җайга салынган. Моннан тыш, Татарстан Кытай өчен – “Көнбатыш - Көнчыгыш” һәм “Төньяк - Көньяк” халыкара транспорт коридорлары чатында урнашкан алга киткән һәм сөйкемле регион. Республика Россиянең нәкъ үзәгендә, Европа һәм Азияне бәйләп торучы иң мөһим сәүдә юллары чатында урнашкан. Бу шарт Татарстанга зур масштаблы логистик проектларны алга җибәрү өчен стратегик плацдарм статусы бирә. Юктан гына түгел Кытайны Европа һәм Якын Көнчыгыш базарлары белән бәйләүгә юнәлтелгән “Көнбатыш Европа – Көнбатыш Кытай” континентара транспорт коридорының Россия өлеше республика территориясе буйлап узачак. Моннан тыш, Кытай регионга, ә перспективада Пекинга кадәр сузылачак пассажирлар агымын арттыруның потенциаль векторы буларак хезмәт итүче “Мәскәү - Казан” ЮТМ төзүгә инвестицияләргә әзер. “Мәскәү - Казан” ЮТМ төзелешенең гомуми бәясе 1 трлн. сумнан арта, эксплуатациягә тапшыру 2020 елга планлаштырылган. Тулаем “Мәскәү - Пекин” юлы 7 трлн. сумга бәяләнә.

Татарстанда киләчәк үзгәрешләргә әзерлек баруын билгеләп үтү мөһим. Шулай, республикада Зөя регионара мультимодаль логистик үзәге (РМЛҮ) төзелешенең проекты әзер. Фактта бу зур тимер юлы станциясеннән ерак түгел М-5 һәм М-7 трассалары тоташмасында Идел ярында урнашкан бөтен транспорт төрләрен эченә алган масштаблы бүленеш узелы төзелешен күздә тота. Тимер юлы, су, автомобиль элемтәләренең федераль транспорт магистральләренә чыгу юлына ия булган “Төньяк - Көньяк” - “Көнбатыш - Көнчыгыш” халыкара транспорт коридорлары чатында. Зөя мультимодаль йөк терминалы Татарстан Республикасында гына түгел, ә гомумән алганда Идел буе федераль округында йөкләрне ташуның транспорт-логистик системасының үзәгенә әйләнәчәк.

Татарстанның элемтә өчен базасы киңәя, ә потенциаль инвесторлар белән сөйләшүләр конкрет проектларның сыйфатларын ала. Республикада Россиядә инвестицияләү өчен иң яхшы шартлар булдырылган.
Шулай, 14-20 июльдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җитәкләгән Татарстан Республикасы делегациясе эшлекле визит белән Кытай Халык Республикасында булды.
6 көнлек эшлекле визит кысаларында делегация Кытайның биш провинциясендә - Хэбей, Шаньдун, Цинань, Хунань и Ляониндә булдылар, анда эшлекле очрашулар, сәйләшүләр, завод һәм фабрикалар белән танышулар узды. Хәзерге вакытта Кытай хезмәттәшләре өчен урынлы партнерларны эзләү алып барыла. Даими рәвештә җаваплы визитлар да уза.

29 июльдә Татарстанда Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре катнашуы белән “Яр Чаллы” – Ефәк юлы икътисади поясының өлеше” түгәрәк өстәле оештырылды.
Түгәрәк өстәлнең эшчәнлегендә Шанхай хезмәттәшлек оешмасының Эшлекле советы, республиканың Министрлыклары, Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчеләре, Татарстанның финанс-сәнәгать компанияләре, шулай ук Казандагы ШХОның ил-катнашучыларының генераль консуллыкларының вәкилләре катнашты.
Яр Чаллының узып китүче үсеш территориясе (УКҮТ) буларак хезмәт итүче Татарстанның зурлыгы буенча икенче урында торган шәһәре булуын искә төшерик. Бу Россиядәге инвесторлар өчен иң яхшы салым шартлары булган территорияләрнең берсе. Татарстанның икътисадына 55 млн. доллар салган Haier Кытай компаниясенең “Яр Чаллы” УКҮТдә беренче резидент булуы игътибарга лаеклы.

“Татарстан белән Кытайның җылы мөнәсәбәтләре юктан гына килеп чыкмады – бу озак бердәм хезмәтнең җимеше, - дип билгеләде Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. – Мәсәлән, Камаз Кытай белән 30 елдан артык хезмәттәшлек итә – бу техника белән тәэмин итү дә, Кытай комплектлау әйберләрен куллану да. Татарстанның соңгы зур инвестицион проектлары арасында – Яр Чаллыдагы киң танылган Haier заводы һәм Аммоний минераль ашламалар заводы төзелеше, әлбәттә Казан – Мәскәү югары тизлекле магистраль төзелеше. “Электроника, махсус техника, металл конструкцияләр җитештерү арасыннан берничә проект. Перспективалар зур”.
Регионара Россия-Кытай хезмәттәшлеге турында җентекләп фикер алышу 2016 елның 1 ноябренә планлаштырылган, шул ук көнне Шанхайда хөкүмәтара комиссиянең утырышы узачак, анда иң актив регионнар арасында Татарстан катнашачак.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: