Татарстан һәм Siemens – үрнәк итеп куярлык партнер мөнәсәбәтләрнең мисалы

2016 елның 2 августы, сишәмбе

2 августта Хөкүмәт Йортында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашуы белән республиканың җитәкчелеге һәм “Сименс АГ” концернының “Энергия һәм газ җитештерү” департаментының Директоры Виллибальд Майкснерның очрашуы узды.

Очрашу барышында Татарстан Республикасының электротехника, электроника, энергетика җиһазлары, транспорт, медицина җиһазлары һәм яктылык техникасы, шулай ук сәнәгать, транспорт һәм элемтәләрнең төрле өлкәләрендәге махсус хезмәтләр өлкәләрендә эшләүче Германия халыкара концерны белән үзара табышлы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай, очрашуда торак-коммуналь хуҗалыгы мониторингы, Татарстанда интеллектуаль электр челтәре булдыру һәм гомумән алганда энергияне нәтиҗәле куллана торган карарларны тормышка ашыру, шулай ук республиканың Югары белем йортлары белән аралашу темалары турында чыгышлар ясадылар.

“Сименс АГ” концерны республикада күптәннән урнашкан һәм күп проектларда катнаша. 2012 елның декабрендә Казанда «Siemens Enterprise Communications» офисы ачылды, шулай ук Татарстан Республикасы белән стратегик партнерлык һәм үзара табышлы хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту турында Килешүгә кул куелды. 2013 елда “Сименс” компаниясе белән Казан дәүләт энергетика университеты арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды. Соңгы вакыйгалардан, «BSH Hausgeräte GmbH» Германия концернының Россия бүлеге булган БСХ “Көнкүреш приборлары” ихтыяҗлары өчен Татарстан Республикасыннан көнкүреш приборларының өлешләре белән тәэмин итү турында килешү. Гомумән алганда, Германия компаниясенең продукциясе республика базарында энергетика, сәламәтлекне саклау, нефть химиясе һәм тимер юл транспорты кебек өлкәләрдә тәкъдим ителгән. Шулай ук, Германия концерны Мәскәү – Казан ЮТМ өчен поездлар төзүгә кызыксыну күрсәтә. Германия компаниясенең Россия бүлеге яңа двигательне сынап карауны тәмамлады, аны  “Сапсан” Россия югары тизлекле поездларына урнаштырырга җыеналар.

“Сименс” Россия белән 160 елдан артык уңышлы хезмәттәшлек итә. Татарстан белән Германия концернының мөнәсәбәтләре - үрнәк итеп куярлык партнер мөнәсәбәтләрнең мисалы, - дип узган очрашуга аңлатма бирде Талия Миңнуллина. – “Сименс” Татарстан Республикасын киләчәктәге инвестицияләр өчен сөйкемле регион буларак карый. Безнең яхшы перспективалар һәм еракка китүче ниятләр бар”.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International