Россия – Япония: Татарстан керү ноктасы буларак

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Россия белән Япония арасында мөнәсәбәтләр инде 300 ел дәвамында сузыла. Алар 17нче гасырдан, Себернең зур өлешен үзенә кушкан Россия Охот диңгезе ярларына чыккан вакыттан башланган. Шунда, соңыннан руслар кораб һәлакәтенә очраганнарның берсе Дэмбэй исемле япон белән очраштылар. Ягъни якынча 1701 елда очрак кушуы буенча диярлек Россия Япония кебек илнең барлыгы турында белде.

Ике дәүләтнең сәүдә-икътисади хезмәттәшлегенең актив чоры 1957 елның 9 декабрендә башлана. Токиода узган очрашуда Совет – Япон сәүдә килешүенә кул куелды, ә инде 1958 елда Находка белән Япония арасында регуляр йөк пароход элемтәсе урнаштырылды. 1973 елның октябрендә Мәскәүдә иң югары дәрәҗәдә беренче Совет – Япон очрашуы узды. 1979 елда актив аралашу нәтиҗәсендә ССРБ һәм Япониянең сәүдә әйләнеше 4,1 млрд. доллар тәшкил итте. Чагыштыру өчен – шул ук елда Япония белән бүгенге көндә Россиянең иң зур партнеры Кытай арасында әйләнеш 6,7 млрд. доллар тәшкил итте.

Безнең заманда Япония – Россия мөнәсәбәтләрендә еш сәяси диалог хисабына уңай динамика урнашты. Росстат мәгълүматлары буенча, Россиянең икътисадында тупланган Япония инвестицияләре күләменең 86,4 %ын нефть һәм газ чыгару һәм эшкәртүгә кертелгән капиталлар тәшкил итә, калганнары сәүдә (2%), агач хәзерләү һәм эшкәртү (3%), автотранспорт һәм запас частьләр җитештерүгә (2%) юнәлтелгән. 2009 елны Япония инвестицияләре (83%) Сахалинда тупланган иде.

Бердәм икътисади проектлар арасында «Mitsui» һәм «Mitsubishi» Япония компанияләренең «Газпром» һәм Англия – Голландиянең «Royal Dutch Shell» белән «Сахалин-2» проектында хезмәттәшлеген билгеләргә кирәк, аның барышында Охот диңгезендәге Лунское һәм Пильтун-Астохское чыганаклары барлыкка килә. 2011 елның маенда «Роснефть» Россия компаниясе ике бердәм Япония – Россия оешмасын булдыру нияте турында белдерде. Аларның берсе Охот диңгезе шельфында «Магадан-1», «Магадан-2» һәм «Магадан-3» районнарын эшкәртәчәк, ә икенчесе Көнчыгыш Себердә геологик эзләү алып барачак. 2011 елның июнендә Россиянең Япониягә бергәләп Курил утрауларында урнашкан нефть һәм газ чыганакларын үзләштерергә тәкъдим итүе турында билгеле булды.

Шундый ук тәкъдимнәр совет заманында да, аннан соң да ясалды. Япония аларга гаять салкынча карады, асылда, аларның ризалыгы «де-факто» Курил утрауларын Россиянеке итеп санауны аңлатыр иде. Безнең яктан күптән түгел Япония премьер-министрының Россиягә визиты барышында ясалган соңгы шундый тәкъдим аңлау белән каршыланды, Япония партнерлары бердәм хуҗалык һәм икътисади эшчәнлек турында Россия тәкъдимен тикшерү мөмкинлегенә юл куйдылар. 50 еллык сөйләшүләрдә өзеклек, «төньяк утрауларның» «теш камаштырган» мәсьәләсен чишүгә «яңа юл» игълан итеп, бөтендөнья мәгълүмати киңлекне шартлатты.

Шулай итеп, быел июньдә конструктив диалог барышында ике як тарафыннан да икътисадый хезмәттәшлекне үстерү аша «яңа юл» ярдәмендә тынычлык килешүенә барырга карар ителде. Эшне озакка сузмыйча, сентябрьдә ук Владивостокта Япония вәкилләренең Көнчыгыш икътисадый форумында катнашуы көтелә, аның барышында Ерак Көнчыгышта инвестицияләрнең мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар. Сигез хезмәттәшлек пунктыннан торган план әзерләнгән – шул исәптән Ерак Көнчыгышта инфраструктура төзелеше, атом энергетикасы һәм виза режимын гадиләштерү өлкәләрендә. Конфликтлы территорияләрдә бердәм авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып бару һәм Япония компанияләренең хуҗалык һәм инвестиция өлкәләрендә катнашуын күздә тоткан махсус икътисадый зоналарны булдыру турында диалог алып барыла. Шулай ук, елның ахырына кадәр көтелә торган Владимир Путинның Япониягә тиздән булачак визиты билгеләнгән, ләкин даталар әлегә килештерелмәгән. Ике як та гаять җитди ниятләнгән, дәүләтләрнең бердәм эшчәнлектә каршылыкларны хәл итергә һәм тынычлык килешүенә кул куярга мөмкин булуын билгеләп, төрлечә вакыйгаларны тизләтәләр дип әйтергә була.

Ике дәүләтнең мөнәсәбәтләрендә үзгәрүчән кәефләр фонында, Татарстан Япония белән хезмәттәшлекне актив рәвештә үстерде. Шулай, 2007 елда «Аммоний» ААҖ белән «Mitsubishi Heavy Industries» һәм «Sojitz Corporation» Япония компанияләре арасында Татарстанда аммиак, метанол һәм грануллы карбамид җитештерү буенча икенче комплекс төзү буенча эшләрнең башы турында Килешүгә кул куелды. Ике ел элек 2005тә Татарстан Республикасының Хөкүмәте белән «Fujitsu Services Limited» компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Бердәм проектлар арасында – «КАМАЗ» һәм «Mitsubishi FUSO» елына 4100 транспорт чарасын җитештерү күләмендә йөк автомобильләре чыгару буенча хезмәттәшлеге; Яр Чаллыда «FANUC» Япония компаниясе тарафыннан автоматлаштыру системасының уку-укыту үзәге һәм СПИлы станокларның төзелүе; «Yokogawa Electric Corporation» компаниясе белән бергәләп республиканың иң зур оешмаларын индустриаль автоматлаштыру буенча эшчәнлек алып барыла. Шулай ук, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан Япониядәге «JBIC» Халыкара хезмәттәшлек өчен  Япония Банкы белән хезмәттәшлек мәсьәләсе буенча эшчәнлек алып барыла. 2015 елда республика белән чыгучы кояш иленең сәүдә әйләнеше, үткән ел белән чагыштырганда 4,5%ка артып,  111 млн. доллар тәшкил итте, ә 2016 елның 1 кварталында 39, 8 млн. доллар санала.

Соңгы 2 ел эчендә Татарстан белән Япония арасында иң югары дәрәҗәдә 5 бердәм визит узды. Шуларның арасында 2014 елда VI Россия-Япония инвестицион форумында катнашу, 2015 елда Татарстан Республикасы Президентының Япония Премьер-министрының киңәшчесе белән очрашуы, Киотода ел саен уза торган «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумында Татарстан делегациясенең катнашуы. 2016 елның февралендә  Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашуы белән Президент Рөстәм Миңнехановның Япониягә бизнес-миссиясе узды. Соңгы визит барышында делегация индустриаль автоматлаштыру өчен җайланмалар җитештерү буенча «Fanuc» Япония компаниясенең заводында булды, анда Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесенең компаниянең президенты белән очрашуында катнашты. «Mitsubishi Heavy Industries» компаниясенең директорлар советы рәисе һәм «Sojitz Corporatio» компаниясенең директорлар советы башлыгы урынбасары белән очрашу узды.

 2016 елның 7-9 августында 24 алдынгы Япония компанияләре, Япония Хөкүмәте һәм Россия Федерациясендәге Япония Илчелеге вәкилләренең Японияның икътисад бүлеге Министры һәм Премьер-министрының киңәшчесе катнашуы белән Татарстан Республикасына бизнес-миссиясе узачак. Визитны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештырачак. Япониянең беренче затлары һәм иң югары эшлекле даирәләре өчен Президент Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Министрлар Кабинеты, республиканың компанияләре белән профильле министрлыклар арасында ике яклы очрашуларны эченә алган бай программа планлаштырылган. 9 августта 11 сәгатьтә «Корстон» бизнес-үзәгенең «Пушкин» залында узучы «Татарстан – Япония: инвестицион киләчәк» эшлекле форумы Япониянең югары дәрәҗәле делегациясе визитының мөһим этабы булып торачак. «Иннополис» һәм «Алабуга» Махсус икътисадый зоналары,  Технопаркның «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә презентацияләр планлаштырылган. Визит программасы «Зөя» утрау-шәһәрчеге буенча экскурсия, «Казан» гаилә Үзәге, «Казан Арена» стадионы, Сукно Бистәсе – Кремль маршруты буенча Казан метросы, Казан Дәүләт Медицина һәм Федераль Университетларда булуны эченә алган мәдәни программаны да күздә тота.

«Японнар катлаулы парламентерлар. Аларның культурасы үзенчәлекле, - дип билгеләде Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. – Дөньяда зурлыгы буенча өченче урында торучы икътисадка ия булган Япония 2020 елда, хәзерге 4,1 млрд. доллар  күләме белән чагыштырганда, 5,7 трлн. долларга кадәр ТЭП күтәрелешен көтә. Ул прогрессив югары технологияләр, шулай ук транспорт машина һәм станок төзелеше, робот техникасы өлкәләренә ия булган югары үсеш алган ил. Без алар өчен Татарстанда кызыклы программа әзерләдек. Делегациянең кайбер әгъзалары республиканың партнерлары булып торалар. Бу нефть химиясе, машина төзелеше һәм инжиниринг буенча проектлар. Татарстанга беренче тапкыр килүчеләрнең перспективалы аралашу юнәлешләренең күплегенә исләре китәчәк.  Япония инвестицияләре – ул технологияләр һәм сыйфат».

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International