Татарстан Кытай экологик кәрванын каршы ала

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Бүген 2016 елның 8 августында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы Россиядәге Кытай эшмәкәрләре берлеге ярдәме белән оештырылган «Электр белән хәрәкәткә килүче автомобильләрдә дөнья тирәли 80 көн эчендә» халыкара экологик автомобильләр ярышын Казанда каршы ала.

Россиядәге Кытай эшмәкәрләре берлеге – КХР коммерция Министрлыгы рөхсәте белән барлыкка килгән һәм Россиянең юстиция министрлыгы тарафыннан регистрацияләнгән беренче үзен-үзе тәртипкә салучы Кытай оешмасы. Кытай оешмаларының Россия дәүләт учреждениелары һәм бизнес берләшмәләре белән диалогын киңәйтү, шулай ук Россия – Кытай сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрен үстерү оешма эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора.

Автомобильләр ярышы 2016 елның 16 июненнән бирле уза һәм экология идеяларын пропагандалау, «табигатьне саклау һәм җитештерү экологиясенең глобаль принципларын» практик раслау максатыннан АКШ, КХР, Россия, Казакъстан, Франция, Испания һәм күп башка илләр территорияләрендә газ чыгармау шарты белән 80 көн эчендә 25 мең км араны җиңеп чыгуны күздә тота. Кытай халык республикасы вәкилләреннән тыш автоколонна составында Германиядән, Швециядән һәм Испаниядән экипажлар булдылар. Автомобильләр ярышының төп колоннасы 24 кеше составында электр белән хәрәкәткә килүче автомобильләрдәге 6 экипаждан тора.

Татарстан территориясендәге ярыш кысаларында Татарстанның идарәләре һәм иң зур оешмаларның вәкилләре, шул исәптән Кытайдан, республика территориясендә эшчәнлекләрен алып баручылар катнашуы белән экология һәм социаль җаваплылык, электр белән хәрәкәткә килүче автомобильләр һәм яңа энергия чыганаклары темаларына кагылышлы фикерләр белән уртаклашу буенча конференция узачак. Башкаланың кунаклары өчен Казан шәһәренең истәлекле урыннары буйлап тематик экскурсия планлаштырылган.

«Территорияләрнең актив рәвештә үсүенең заманча тенденцияләре табигатьне саклау һәм җитештерү экологиясенең мәсьәләсен кискен итеп куялар. Бүгенге көндә атмосфера һавасының пычрануы, су ресурсларын саклау, калдыкларны утильләштерү һәм эшләп чыгару актуаль мәсьәләләре турында төрле дәрәҗәләрдә җентекләп фикер алышалар, - дип билгеләде Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. – Татарстан үсеш стратегиясе кысаларында башка илләрнең прогрессив эш нәтиҗәләрен һәм тәҗрибәсен кулланырга тырыша. Шул ук транспорт буенча, алдагы 2-3 ел эчендә җәмәгать транспорты паркының 50%ын, коммуналь техниканың 30%ын һәм төзелеш техникасының 30%ын газ-мотор ягулыгына күчерү планлаштырылган. Республиканың үсешендә әйләнә-тирәлекне саклауга бик зур игътибар бирелгән».

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International