Татарстан Азия омбудсменнары ассоциациясе директорлары советын кабул итә

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

 

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашуы белән Азия омбудсменнары ассоциациясе һәм Азия регионындагы Омбудсменнар халыкара институты директорлары советының 19-нчы утырышы республикада 10-11 августта уза. Катнашучылар арасында Таиланд, Шри-Ланка, Кыргызстан, Үзбәкстан, Индонезия, Корея, Япониядән һәм башка илләрдән Кеше хокуклары буенча вәкилләр. Махсус утырышта катнашу өчен РФдагы кеше хокукларын яклау вәкиле Татьяна Москалькова килде.

Шулай, бүген IT-паркта «Мәгълүмати технологияләр һәм кеше хокуклары: Татарстан Республикасының тәҗрибәсе» темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада республикада халыкка электрон хезмәт күрсәтү, шул исәптән гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү, мәгълүмат алу мөмкинлеген тудыру, дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең оперативлыгы, шулай ук халык һәм хөкүмәт арасында элемтәләрнең гадиләштерү тәҗрибәсе күрсәтелде. Япония, Гонконг, Корея вәкилләре электрон хезмәтләр күрсәтү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Иртәгә Ассоциация утырышы «Татарстан Республикасының уңышлы үсеш нигезе буларак  халыкара һәм диниара татулык» темасына түгәрәк өстәл белән дәвам итәчәк һәм Болгарда узачак. Чит ил кунакларына республиканың милләтара һәм диннәр арасындагы гармонияле бәйләнешләр тәҗрибәсен күрсәтәчәкләр. Моннан тыш, ике көнлек чаралар барышында РФдагы кеше хокукларын яклау вәкиле Татьяна Москалькованың Татарстанның Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы, шулай ук Арча районындагы Яңа Кырлай авылы, Казандагы Халыклар дуслыгы йортында булу, шәһәр һәм күргәзмәләр буйлап экскурсияләрне эченә алган мәдәни программа планлаштырылган.

«Татарстанда Бөтен Азия регионыннан омбудсменнар җыелды, бу тагын бер кат республиканың халыкара аренасында мөһимлеген раслый, - дип билгеләде Талия Миңнуллина. – Татарстанда кеше хокуклары мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Республикабызның төп байлыгы аның кешеләрендә. Халык тормышының сыйфатын яхшырту – Татарстанның үсеш стратегиясенең төп векторы».

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International