Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Мәскәүдә узучы Индонезия Республикасы Вәкиллеге һәм Евразиянең хезмәттәшлек һәм үсеш үзәге (ЕХһҮҮ) оештырган Индонезия – Россия форумында катнашты.
Галантерея, гастрономия һәм бакалея, гигиена, автомобиль кирәк-яраклары, өй товарлары һәм төзелеш материаллары, бижутерия һәм ювелир бизәкләр өлкәләрендәге алдынгы компанияләр Индонезия ягының вәкилләре булып килделәр, шулай ук миссия составында Көнчыгыш Калимантан провинциясенең зур делегациясе һәм Бали Губернаторы Маде Мангку Пастика катнашты.
Чараны Россиядәге Индонезиянең илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди, форумның хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлек булуын һәм шундый мөмкинлекне ычкындырырга ярамаганын билгеләп, ачты. Форум барысы ике йөздән артык катнашучыны җыйды.

Хәзерге икътисади хәл кысаларында Россия Азия Тын океан Регионы (АТоР) илләре белән товар агымын арттыру юнәлешендә нык торуын дәвам итә һәм алар белән сәүдә-икътисади элемтәләрен алга таба диверсификацияләү буенча адымнарны башкара. Бүгенге көндә Россия һәм Индонезия граждан авиатөзелеш, машина төзелеше, металлургия, тау токымнарын табу тармагында, транспорт инфраструктурасының үсеш мәсьәләсендә, шулай ук химия һәм фармацевтика сәнәгатендә актив рәвештә аралашалар. Күптән түгел аралашуны ныгыта гына түгел, ә 2016 елда яклар арасында товар әйләнешен хәзерге вакыттагы 1,96 млрд. доллардан пландагы 5 млрд. долларга кадәр арттыра ала торган өстенлекле юнәлешләр арасына җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы, энергетика һәм кораблар төзү өлкәләрендәге яңа проектлар кертелгән иде. Шуның белән бергә алдагы елларда товар әйләнешен шактый арттыру перспективасы иң зур бердәм инвестпроектларны җибәрү һәм тормышка ашыру хисабына чынга әйләнергә мөмкин – 2016 елның маенда кул куелган өстенлекле Россия – Индонезия хезмәттәшлегенең проектларын тормышка ашыру мониторингы буенча Юл картасында 25тән артык позиция.
Татарстан белән аралашу турында сөйләгәндә, 2015 елның 9 апрелендә Казанда узган Бердәм комиссиянең 10-нчы утырышы һәм Россия – Индонезия бизнес-форумын, аның эшендә Россия һәм Индонезиянең 250дән артык рәсми делегацияләр һәм бизнес-берләшмәләрнең вәкилләре катнашты, искә төшерергә мөһим. Гомумән алганда, 2015 елдан бирле иң югары дәрәҗәдә якларның 4 үзара визиты узды. 2013 елда Индонезияне Россия җитештерә торган техника һәм КАМАЗ запас частьләре белән тәэмин итү, шулай ук илдә җыю производствосы һәм хезмәт күрсәтү челтәрен булдыру буенча килешүгә ирештеләр.
«2015 елның 31 декабреннән Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре берләшмәсенең (АСЕАН) Бердәм икътисадый киңлеген булдыру турында килешү көченә керде, - дип билгеләде Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. – Ягъни, Индонезия безнең компанияләр өчен сәүдә һәм инвестицион аралашу өчен сөйкемле партнерга гына түгел, ә 620 млн. кулланучыны һәм 2 трлн. доллардан артыграк булган бердәм ТЭПны эченә алган берләшкән базарга чыгу урынына әйләнә».
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: