Дөньяның 35 иленнән 3 меңнән артык катнашучы җыйган исәбе буенча икенче Көнчыгыш икътисадый форум Диңгез буе башкаласында Рус утравында тәмамланды. Аларның арасында 207 Россия компанияләре җитәкчеләре һәм 94 чит ил компанияләре җитәкчеләре, барысы 1,5 мең бизнес вәкилләре. Хәзер Ерак Көнчыгыш масштаблы инвесторлар килүенә әзерләнә, аның власть кешеләре регионда үрнәк бизнес-климатны булдырырга җыеналар.
Бизнес өчен уңайлы шартлар турында сөйләгәндә, икенче ел федераль рейтингта инвестицион климат буенча аеруча сөйкемле регион титулын саклап калучы Татарстан Республикасын искә алмыйча булмый. Талия Миңнуллина җитәкләгән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы республикадан делегациянең вәкиле булды. Регионның уңышлы үсеш тәҗрибәсе белән уртаклашу, инвесторларны җәлеп итү һәм республикада уңайлы климатны җайга салу буенча гамәли кораллар турында фикер алышу Татарстан делегациясенең төп миссиясенә әйләнде.
.jpg)
Шулай, эксперт буларак Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Көнчыгыш икътисадый форумның "Инвестицион агентлыклар эшчәнлегенең иң яхшы бөтендөнья тәҗрибәсе" төп сессиясендә катнашты, аның кысаларында берничә халыкара эксперт һәм инвестицион компанияләр вәкилләре катнашуы белән гамәли дискуссия узды.
.jpg)
«Татарстан уңышлы, чөнки без хәлне алдан беләбез һәм аның белән идарә итәбез. Японияне мисал итеп алыйк. Нәкъ быелгы мартта Татарстан Президенты Токиога рәсми визит белән килде. Ә август башында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы оештырган, 24 алдынгы Япония компанияләре, Япония Хөкүмәте һәм Россия Федерациясендәге Япония Илчелегенең 48 вәкиленнән торган делегациянең эшлекле визиты узды, анда яңа проектлар турында фикер алыштылар. Һәм менә – Көнчыгыш форумда Япония премьер-министрының Россия белән мөнәсәбәтләрнең бөтенләй башка сыйфаты турында белдерүе. Япония инициативасында Татарстанның берникадәр өлеш кертүенә юл куймыйча булмый...», - дип фикере белән уртаклаша Талия Миңнуллина.
Гадәттәгечә Талия Миңнуллина республиканың инвестицион һәм икътисади потенциалын күрсәтте, республиканың махсус икътисадый зоналары, сәнәгать парклары, узып китүче үсеш территорияләре һәм булган инвестицион проектлар турында сөйләде. «Татарстан нәрсә теләгәнен белә. Без Стратегия 2030 буенча эшлибез», - дип билгеләде якын унъеллыкка карата булган республиканың үсеш планын Талия Миңнуллина.
Көнчыгыш икътисадый форумның Россия һәм халыкара дәрәҗәсендә Ерак Көнчыгышның икътисади потенциалын ачуга, регионның конкурентлык сәләтен һәм инвестицион сөйкемлелеген арттыруга юнәлтелгәнлеге ачык. Шуңа да карамастан, республика делегациясе өчен форум Азия - Тын океан регионы илләреннән чарага килгән Татарстанның партнерлары белән эшлекле элемтәләрне ныгыту өчен яхшы платформа булып хезмәт итте. Форум Ерак Көнчыгыш регионының иң якын күрше илләренең беренче затлары белән тулы иде. Аерым алганда, иң күп санлы делегация премьер-министр Синдзо Абэ җитәкләгән Япониядән килде, икенче урында чит илдә Учреждениелар эшчәнлегенең үсеш һәм планлаштыру ассоциациясенең генераль сәркатибе Чжэньвэй Хэ белән Кытай һәм өченче урында - Пак Кын Хе ханым президенты белән Корея Республикасы. Барлык шушы илләр белән Татарстанның урнашкан элемтәләре бар һәм нәкъ күптән түгел ул иң югары дәрәҗәдә ике яклы очрашулар уздырды.

«Ике көн эчендә триллион ярым сумга ике йөздән артык контрактка кул куелды. Ерак Көнчыгыш икътисадый форумның Россия белән Азияне берләштерәчәк буын икәне билгеле. Һәм Россазия дөнья икътисады үсешенең яңа ноктасына әйләнәчәк, - дип аңлатма бирде үзенең Ерак Көчыгышка визитына Талия Миңнуллина. – Ә Татарстан шунда соңгы рольне уйнамаячак. Беренчедән, уңайлы инвестицион климатны формалаштыруда иң зур тәҗрибәгә ия һәм аның белән уртаклашырга әзер булган регион буларак. Икенчедән, «Ефәк юлы» - «Төньяк - Көньяк» - «Көнбатыш - Көнчыгыш» халыкара транспорт коридорлары чатында урнашканга күрә, пассажирлар ташу транспорт - логистик системасының үзәге булып хезмәт итәчәк».
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: