Татарстан чираттагы тапкыр халыкара форматтагы чараны уздыру мәйданына әйләнде. Уңышка ирешкән яшь лидерлар форумы Казанда SHAPE EURASIA 2016 Евразия очрашуы кысаларында узды. Чарада дөньяның 30дан артык иленнән 30 яшькә кадәр 100гә якын лидер җыелды. Уңышка ирешкән яшь бизнесменнар, иҗтимагый һәм сәяси лидерлар, фән һәм сәнгать эшлеклеләре, башкача әйткәндә - «шейперлар», цифрлы чорда шәһәр берләшмәләренең мәсьәләләре, кәрәзле телефонга бәйлелек, киләчәк профессияләре, экология мәсьәләләре, зур мәгълүматлар анализлау өлкәсендә инновацияләр турында фикер алыштылар.
Кем соң алар «шейперлар»? «Шейпер» сүзе, кызганычка каршы, рус теленә тәрҗемә ителми. Ул «to shape» фигыленнән барлыкка килгән, бу тәрҗемәдә «формалаштыру»ны аңлата. Күптән түгел бу курортта яшәүче, күңел ачу паркларын төзүче, мәйданнар һәм сөзәклекләрне актив ял итү өчен әзерләүче кешеләр дип саналды. Шулай 2011 елга кадәр, Бөтендөнья икътисадый форумга нигез салган Клаус Шваб тарафыннан Global Shapers Community берләшмәсе оешканчы, булды. Хәзер «Шейперлар» - безнең киләчәк дөньяның глобаль төзүчеләре, бөтен дөнья буйлап төрле эшчәнлек өлкәләрендә искиткеч уңышларга ирешкән һәм җәмгыять үсешенә өлеш кертергә теләгән күренекле 20-30 яшьлек кешеләр тарафыннан төзелгән һәм идарә ителә торган шәһәр мәйданнарының челтәре. Программа координаторының сүзләре буенча, дөньядагы «шейперларның» гомуми саны 6500 кешедән артты, ә бөтендөнья берләшмәгә якынча 450 хаб (шәһәр) керә. Казан хабында 15 кеше. Сүз уңаенда, теләсә кайсы кеше берләшмәдә катнаша алмый. Заманча пионер таләпләр исемлегенә: берничә казаныш, эш урынына бәйлелек һәм башка күп пунктларга туры килергә тиеш.

Татарстанның «шейперларны» инде икенче тапкыр кабул итүен билгеләргә кирәк. 2013 елда БИФ «Шәһәрләр — яңа чемпионнар» чаралар сериясен эшләп чыгарды, аның кысаларында глобаль «шейперлар» берләшмәсенең бизнес лидерлары, дәүләт органнары һәм җәмәгатьчелек белән очрашулар узды. Очрашуларны уздыру өчен Бөтендөнья икътисадый форум бөтендөнья социаль һәм бизнес-берләшмәләр өчен кызыксыну тудыручы 10 алдынгы шәһәрне: Нью-Йорк, Лос-Анджелес, Сидней, Сантьяго, Бангалор, Лондон, Найроби, Эр-Рияд, Сеул һәм Казанны билгеләде. Чаралар сериясе 2013 елның октябрендә Лос-Анджелеста старт алды һәм 2014 елның көзендә тәмамланды.
Быел Евразия очрашуын Казанда уздыру Бөтендөнья икътисадый форумы тарафыннан тәкъдим ителде. Карар республиканың яшь лидерларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, яшьләр потенциалын ачу өчен шартлар тудыру эшендә уникаль тәҗрибәсе булуын исәпкә алып кабул ителде. Саммит форумы идеяләр һәм эш нәтиҗәләре белән алмашуны күздә тота.

Шулай, планлаштырылган чаралар сериясенең берсендә яшь эшмәкәрләр, җәмәгать эшлеклеләре, компания җитәкчеләре Россиянең иң зур үсеш алган регионнарның берсе буларак Татарстанның информацион үсеше турында Рөстәм Миңнеханов белән фикер алышу өчен Казанның ИТ-паркында җыелдылар. Республиканың лидеры, шулай ук Татарстан министрлыклары һәм идарә тармакларының, алар арасында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы, җитәкчеләре катнашуы белән Евразия «шейперлары» очрашуының Meet the Leader («Лидер белән очрашу») форматындагы сессия барышында презентацияләр һәм «Мәгълүматларда инновацияләр», «Киләчәк профессияләре» һәм «Тоталь мобиль икътисад» кебек темалар турында фикер алышулар узды.

Шулай ук, Бөтендөнья икътисадый форумның глобаль «шейперлар» Берләшмәсенең визиты программасы кысаларында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы офисында очрашу узды. Очрашу барышында Талия Миңнуллина заманча Татарстанның презентациясен үткәрде, аның икътисади һәм инвестицион потенциалын күрсәтте. БИФ глобаль «шейперлар» Берләшмәсе директоры Адейеми Бабингтон-Ашайе Татарстанда хөкүмәт һәм Президентның үзенең алдынгы идеяларга җитди игътибар һәм ярдәм күрсәтүе турында күп ишетүе һәм укуын билгеләде.
Моннан тыш, «шейперлар» МСК «КАИ Олимп» территориясендә иптәшләрчә футбол матчы үткәрделәр, Тирән күле янында һәм Иннополис шәһәрендә булдылар, Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү вакытында Kazan City Racing тамашасын күрделәр.
«Татарстанның хезмәттәшләргә сөйләрлек һәм тәкъдим итәрлек идеялары бар. Республика җитәкчелеге һәрвакыт заман сулышын тоеп бару һәм киләчәккә таба перспектива белән карау сәләте белән аерылып тора. Шуңа күрә Татарстан күп юнәлешләр буенча алып баручы позицияләрне яулый һәм бөтендөнья масштабтагы чараларны үзендә кабул итә, - дип билгеләде Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. – Без иң яхшы дөньякүләм тәҗрибәгә игътибар итәбез, аны кулланабыз һәм үзләштерәбез. Шул ук информацион технологияләр хакимият органнары эшенә нык итеп керделәр. Бу республиканың барлык районнары, һәм «Электрон хөкүмәт», «Халык контроле» һәм «Халык инспекторы» кебек системаларны урап алучы видеоэлемтә куллану белән бәйле сораулар һәм мәсьәләләр турында оператив фикер алышу мөмкинлекләренә кагыла. Без индустриаль революциянең бусагасында яшибез. Кайчандыр фанатикларның уйдырмалары итеп тоелган нәрсәләр хәзер көндәлек әйберләр. Кайбер Европа шәһәрләре 20-нче елларга эчке янулы двигательләрне кулланудан баш тартырга һәм тулысынча альтернатив хәрәкәткә китерү чыганакларына күчергә планлаштыра. Бу юнәлештә Татарстанның җәмәгать транспорты, кече һәм урта бизнес автомобильләре, коммуналь техниканы газ-мотор ягулыгына күчерү программасы бар. Яшьләрнең фикеренә һәм тәкъдимнәренә игътибарлырак булырга, аларның авазы бөтендөнья җәмәгатьчелегенә хәбәр ителүенә ярдәм итәргә кирәк. Бүгенге көндә акылга сыймаган яисә кеше ышанмаслык итеп тоела торган идеялар киләчәктә глобаль үсешнең төп юнәлешләренә әйләнергә мөмкин».

Бөтендөнья дәрәҗәдәге үсеш программаларының юл картасы глобаль шейперлар форумы эшчәнлегенең нәтиҗәсе булып торачак. Аны якын арада узачак Давос форумында катнашучыларга тикшерүгә тапшырачаклар. Шулай Татарстан глобаль үсешкә идеялы өлеш кертә.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: