Казан Кремлендә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашуы белән Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Харбин шәһәренең халык хөкүмәтенең мэры Сун Сибин җитәкләгән Кытай делегациясе белән очрашуы узды.
«Харбин – Кытайның динамик рәвештә үсүче зур икътисад үзәге. Шулай, узган ел эчендә халыкның кереме артты – шәһәрдә хезмәт хакы 7,2%ка һәм гомумән провинциядә 10%ка артты. Харбин Россия белән авиаэлемтәләр саны буенча Пекиннан соң икенче урында тора, - дип билгеләде Талия Миңнуллина. – Ике як та хезмәттәшлекне үстерергә тели. Без регуляр ике яклы очрашулар оештыру һәм эшлекле группа булдыру турында килештек. Киләсе елга 1-16 августта Харбинда үзара мәдәни алмашуга юнәлтелгән Россия – Кытай атналары узачак, анда Татарстан актив катнашачак».
.jpg)
Узган елда Президент һәм Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы җитәкләгән Татарстан делегациясе Харбинда икенче Россия – Кытай ЭКСПО күргәзмәсендә катнашты, анда илләр арасында, гомумән алганда, 28 килешүгә кул куелды. Машина төзелеше, химия һәм газ химиясе, җиңел сәнәгать, спорт һәм туризм, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек җайга салынды. Визит кысаларында Татарстанның Президенты административ үзәге һәм иң зур шәһәре Харбин булган Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Лу Хао әфәнде белән очрашты һәм Кытайның эшлекле даирәләре белән хезмәттәшлек преспективасы турында фикер алышты.

Татарстанның Кытай партнерлары белән актив аралашуын билгеләргә кирәк. 2013 елдан бирле генә Татарстан белән Кытай арасында иң югары дәрәҗәдә 30дан артык үзара рәсми визит узды. Моннан тыш, быел февральдә Менделеевскта Кытай милли химия-инженерлык корпорациясенең турыдан-туры катнашуы белән төзелгән Аммоний минераль ашламалар заводы ачылды. Ә апрельдә «Хайер» Кытай корпорациясе Яр Чаллыда суыткычлар җитештерә башлады.

Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли. Ә якын киләчәктә Казанда Кытайның Генераль Консуллыгын ачу планлаштырыла. Моннан тыш, августның башында быелгы 24 октябренә кадәр сузылачак Казан белән Урумчи Кытай шәһәре арасындагы чартер авиарейслары тантаналы рәвештә җибәрелде. Шулай ук 1 ноябрьдә Россия – Кытай хөкүмәтара комиссиясендә катнашу өчен Татарстанның рәсми делегациясенең Шанхайга визиты узачак.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: