2016 елның 8 сентябрендә «Химград» Технополисы территориясендә өч яңа җитештерүнең тантаналы ачылуы, шулай ук резидентлар продукциясенең күргәзмәсе узды. Җитештерү эшчәнлеген башлап җибәрү юбилей вакыйгага – Технополисның 10 еллыгына туры китерелгән иде. Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, шулай ук федераль һәм региональ хакимият органнары вәкилләре катнашты.
Химградның яңа резидентлары арасына Air Liquide – Татарстан оешмаларын үз продукциясе белән тәэмин итәргә җыенучы техник газлар һәм газ кушылмалары җитештерү станциясе керде. Технополисның Франциядән килгән резиденты - сәнәгать газлары җитештерү буенча дөньяда әйдәп баручылардан санала. Җитештерү номенклатурасы республика сәнәгатен һәм, беренче чиратта, технополисның 256 компания-резидентын оешмаларның энергиягә чыгымнарын һәм зарарлы матдәләр күләмен киметергә булыша торган заманча газлар һәм газ кушылмалары белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк.

Технополисның икенче резиденты - биотехнологияләр инжинирингы региональ үзәге. Ул агробиопрепаратлар, терлекчелек, үсемлекчелек өчен препаратлар, нефть чыгару һәм нефть химиясе өчен биотехнологияләр җитештерү белән шөгыльләнгән кече һәм урта бизнеска инжиниринг һәм консалтинг хезмәтләре күрсәтәчәк. Үзәк территориясендә сынау-экспериментлар уздыру цехы һәм тулы цикллы аз тоннлы җитештерү өчен җиһазлар комплексы урнашкан.
Нанотехнологияләр нигезендә дарулар, шулай ук яман шеш авырулары, ВИЧ-инфекциясен дәвалау өчен препаратларны эшләп чыгару һәм җитештерү белән шөгыльләнүче Nanopharma Development лаборатория-сәнәгать комплексы өченче резидент булды. Шунда ук трансплантологиядә куллана торган препаратларны чыгарачаклар.
Шул ук көнне мәйдан кунаклары Технополисның компания-резидентлары продукциясе күргәзмәсендә булдылар. «MADE IN HIMGRAD» күргәзмәсендә Технополис территориясендә җитештерелә торган күп төрле продукция: нанокомпозитлы каплама һәм яңа төрү материалларыннан алып уникаль очу аппаратлары һәм робот техникасы яңалыкларына кадәр тәкъдим ителгән иде. Экспонентлар арасында – полимерларны эшкәртеп чыгару, аз тоннлы химия, нанотехнологияләр, биотехнологияләр, медицина технологияләре, фармацевтика, энергия нәтиҗәлелеге, ресурсларны саклау, үлчәү приборлары төзелеше, робот техникасы, авиатөзелеш, металл эшкәртү, төзелеш материалларын җитештерү һәм башка өлкәләрдә эшләүче югары технологияле компанияләр. Технополисның компания-резидентлары продукциясе күргәзмәсендә «Данафлекс-НАНО», «ФҖП «Тасма» ҖЧҖ, «Заманча төрү Казан заводы» ҖЧҖ, «БАСФ Төзелеш системалары» (BASF) ҖЧҖ, «Pfisterer Рус» ҖЧҖ, «Старт» ААҖ, «Фосфорос» ҖЧҖ, «ҖТБ «Медицина техникасы» ҖЧҖ, «Эшлекле линияләр» ҖЧҖ кебек компанияләр һәм башка оешмалар катнашты.
Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде: «Химград – Россиянең киләчәк сәнәгать мәйданнары өчен уңышлы үрнәк. Татарстанның сәнәгать бәхете нәкъ шундый мисаллар белән бәйле».
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: