Татарстанның киләчәк инвесторлары кайда туалар?

2016 елның 9 сентябре, җомга

«Киләчәккә караш» кече һәм урта эшмәкәрлек форумы Казанда уза.

2016 елның 8-9 сентябрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенең халыкара мәгълүмат үзәгендә «Киләчәккә караш» кече һәм урта эшмәкәрлек форумы ишекләрен ачып җибәрде.

Дискуссион мәйданның ике көнлек эшчәнлеге барышында форумда катнашучылар озак вакытлы перспективада эшмәкәрлек үсеше турында фикерләре һәм фаразлары белән алмашачак. «Киләчәккә караш» - 2030 елга кадәр («Стратегия-2030») Россия һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясен җентекләү платформасы.

Пленар утырышның төп катнашучылары - Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, СКОЛКОВО Мәскәү идарә итү мәктәбенең ректоры Андрей Шаронов, Россия Федерациясенең икътисадый үсеш Министрлыгының кече һәм урта бизнес үсеше һәм конкурентлык департаменты җитәкчесе Максим Паршин, «Саклык банкы» ААҖнеке булган «Эшлекле тирәлек» проектының генераль директоры Михаил Федоренко һәм башкалар.

Форумның беренче көнендә шулай ук Республиканың инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм СКОЛКОВО Мәскәү идарә итү мәктәбенең ректоры Андрей Шаронов катнашуы белән түгәрәк өстәл узды.

  «Киләчәкне фаразлау, эшмәкәр кебек фикерләү, дөньядагы вариатив бизнес-өлкәләрендә трендлар бирү – конкурентлык сәләте һәм инновационлыкның дәлиле, ягъни эшчәнлекнең икътисади һәм социаль уңышы. Эффектив чишелешләрне генерацияләү атмосферасы – Татарстанның рухы. Бүген без форумда катнашучылар белән шуны сиздек», - дип ассызыклады Талия Миңнуллина.

Форумның икенче көне эшмәкәрләр һәм бизнес-экспертлар арасыннан әйдәп баручы тренд-сеттерларның мастер-классларына багышланачак. Панель сессияләр кысаларында «Бизнес Яшьлек», LIKE-бизнес, MBA-КФУ проектларының вәкилләре үзләренең тәҗрибәсе һәм эш нәтиҗәләре белән уртаклашачак. Шулай ук форумның икенче көнендә эшмәкәрләр өчен практик-кейслары белән танылган продюсерның малае, эшмәкәр, бизнес-тренер кече Бари Алибасов, «Синергия» бизнес мәктәбенең ректоры Григорий Аветов һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International