Боливия якынарак булачак

2016 елның 12 сентябре, дүшәмбе

3 октябрьдә 2016 елның 12 апрелендә Мәскәүдә кул куелган Россия Федерациясе һәм Күпмилләтле Боливия Дәүләте гражданнарының визасыз сәфәрләре турында Россия Федерациясе Хакимияте һәм Күпмилләтле Боливия Дәүләте Хакимияте арасында килешү көченә керәчәк.

Яңа кагыйдәләр буенча чит ил паспортына ия булган Боливия гражданнары һәм Россия гражданнары икенче дәүләт территориясенә визасыз керә һәм чыга, транзит белән бара һәм һәр 180 көн дәвамында, аларның беренче керү датасыннан санап, 90 көнгә кадәр кала алалар.

Боливиядә рәттән 90 көннән артык булырга, эшләргә яисә коммерция эшчәнлеген алып барырга теләгән кешеләргә элеккәчә туры килүче визаны алырга кирәк булачак.

«Әлеге адым Россия Федерациясе һәм Күпмилләтле Боливия Дәүләтенә бер-берсенә якынрак булырга мөмкинлек, туристик индустрия үсешенә этәргеч бирәчәк, транспорт инфраструктурасын яхшыртачак, бизнесны алып баруда уңышлы чагылачак. Боливиядән килгән инвесторлар, без Сезне сәламлибез!» - дип аңлатма бирде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International