Башкортостан һәм Татарстан: күршеләрчә партнерлык

2016 елның 10 сентябре, шимбә

Регионга инвестицион тәҗрибәне үзләштерү өчен Башкортостан Республикасы делегациясе килде.

 8 сентябрьдә Республиканың икътисадый үсеш министры Новиков Сергей Владимирович җитәкләгән Башкортостан Республикасы делегациясе эшлекле визит белән Инвестицион үсеш агентлыгына килде. Визитның төп максаты – хөкүмәтара элемтәләрне ныгыту һәм инвестицияләрне җәлеп итү буенча тәҗрибәне үзләштерү.

«Бүгенге көндә Татарстан Республикасында инвесторларны җәлеп итү һәм бизнеска ярдәм итүнең иң яхшы тәҗрибәсе тормышка ашырыла, - дип билгеләде Талия Миңнуллина. – Безнең эшнең нәтиҗәсе реаль фактлар белән раслана: Татарстан рәттән икенче ел Россия регионнарындагы инвестицион климат хәле рейтингында беренчелекне яулый. Татарстанның горурланырлык һәм уртаклашырлык нәрсәләре бар».

Башкортостан Республикасының икътисадый үсеш министры Сергей Новиков сүзләре буенча, безнең регионнарның уртак күп нәрсә бар. «Инвестиция сәясәтендә Татарстан ерак алга киткән – соңгы еллар эчендә бу юнәлештә сезнең регионда шактый зур прогресс күзәтелә. Безне сезнең регионның эшмәкәрләре һәм инвесторларына күрсәтелүче ярдәм итү чаралары кызыксындыра, без сездә ничек итеп өстенлекле инвестицион проектларның тормышка ашырылуы белән кызыксынабыз». Күрше республикадан килгән кунакларда шулай ук Татарстанның инвестицион законнар тәҗрибәсе, индустриаль паркларны оештыру буенча проектларны тормышка ашыру механизмы, дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү мәсьәләләре кызыксындыру уятты.

7-9 сентябрьдә Казанда Татарстан һәм Башкортостан регионнарның нефть альянсын төзергә килешкән нефть-газ химиясе форумы узуы турында өстәргә кирәк. Татарстан һәм Башкортостанда нефть химиясе кластерлары 6 географик кластер төзүне күздә тоткан 2030 елга кадәр Россиянең газ-нефть химиясен үстерү планы кысаларында оештырылачак. Ике республика да, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләре белән беррәттән, Россиядә иң зур Идел буе нефть-газ химиясе кластеры составына керә.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International