Татарстан Россиядәге һәм Европадагы кешеләрне коткара

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Җитештерү-техник берләшмәсе «Медицина техникасы» ҖЧҖ оешмасында булды, анда җитештерелә торган продукция белән танышты.

«Җитештерү-техник берләшмәсе «Медицина техникасы» ҖЧҖ титан эретмәсе һәм тутыкмас корыч нигезендә хирургия өчен медицина әйберләренең киң спектрын эшләп чыгару һәм җитештерү буенча Россиянең иң зур оешмаларының берсе. Визит барышында компания җитәкчелеге уникаль югары технологияле җиһазларның эшен күрсәтте, җитештерү участоклары, җитештерелә торган продукция күрсәтелде, ягъни мәсәлән: Елизаров аппаратлары, көпшәсыман сөякләр остеосинтезы өчен шөрепләр һәм титан пластиналар, офтальмология өчен микрохирургик титан инструментлар һәм башкалар. Аерым игътибарны операцияләр өчен травма ясамаучы энәләр һәм җепләр җитештерү җәлеп итте. Оешма елына 2 млн.га кадәр энә җитештерә, Россиядә аларга аналоглар юк.

«Оешманың Россиядәге генә түгел, ә бөтен Европадагы кешеләрне коткаруын аңлау күңелле, чөнки продукция чит илгә чыгарыла. Оешма барлык халыкара стандартлар буенча эшли. Заводның алдагы үсеш өчен зур потенциалы һәм яхшы перспективалары бар. 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш Стратегиясе буенча, өстенлекне саклап калыр өчен без Республиканың киләчәкнең сәламәтлекне саклау кыяфәтен билгеләүче төп технологик юнәлешләрне актив рәвештә үстерергә тиеш» - дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International