TEXTIMA Export Import GmbH халыкара инжиниринг компаниясенең вәкиле Йорг Оельце Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына килде. Компания сәнәгать җиһазларын җитештерү белән шөгыльләнә. Төп коммерция эшчәнлеге – инфраструктур проектларны һәм сәнәгать юнәлешләрен планлаштыру һәм тормышка ашыру. Республиканың инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кунак өчен заманча Татарстанның презентациясен үткәрде, сәнәгать потенциалы, шулай ук регионның икътисади һәм инвестицион сөйкемлелеге турында сөйләде.
«Күчемсез мөлкәт базары авыр заманда гел кыенлыклар күрә, ләкин Татарстанда TEXTIMA Export Import GmbH кебек чит ил компанияләренең агымы хисабына шундый проблема хәл ителә. Алар рәхәтләнеп бездә офисларны ачалар, шуңа күрә нәкъ Татарстан – Россиядә эшчәнлек башлап җибәрү өчен идеаль территория» - дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Быел Казан - Майндагы Франкфурт регуляр туры рейсы ачылганын искә төшерик. Бу вакыйга Россия – Германия хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр ачты.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: