Иран Татарстан базарына кызыксыну белдерә

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында рәисе Али Ризо Джабарион җитәкләгән Иран Ислам республикасының аяк киеме ясаучылар берләшмәсе вәкилләре белән очрашу узды, делегация составына шулай ук 18 аяк киеме компанияләре вәкилләре керде.

Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәме белән соңыннан җитештерүне җайга салуны күздә тотып, Татарстан базарын җентекләп өйрәнү визитның максаты булып торды.

Визит барышында регионның икътисади потенциалы күрсәтелде, кунакларга сәнәгать парклары, шулай ук махсус икътисадый зоналары турында сөйләделәр, Татарстан Республикасы белән Иран Ислам Республикасы арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Али Ризо Джабарион сүзләре буенча, Иран Татарстанга Россия Федерациясенең уңайлы инвестицион климатка ия булган иң зур үсеш алган регионнарының берсенә буларак карый.

«Татар һәм Иран мәдәниятләренең охшашлыгы безнең аралашу өчен нигез булып торачак» - дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Чараның ахырында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы белән Иран Ислам республикасының аяк киеме ясаучылар берләшмәсе арасында инвестицион өлкәдә хезмәттәшлекне оештыру турында килешүгә ирештеләр.

Белешмә өчен:

 Иран Ислам республикасының аяк киеме ясаучылар берләшмәсе 90 ел элек Тәбриз шәһәрендә оешты. Хәзерге вакытта бу берләшмәгә бөтен Иран буйлап урнашкан 6000 кибет керә, анда әлеге берләшмә җитештергән аяк киеме сатыла. Аяк киеме һәм күннән тегелгән әйберләр җитештерүдә 120 мең кеше эшли. Продукция Иранда гына түгел, ә чит илләрдә дә, Азәрбайҗан, Украина, Гыйрак, Әфганстан, БГӘ кебек илләрдә, сыйфатлы буларак танылды. Иранда җитештерелгән аяк киеменең 60%ка якыны, шулай ук күннән тегелгән әйберләрнең 80% Тәбриздә җитештерелә.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International