СКОЛКОВО юбилей бизнес-фестивале

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

17 сентябрьдә Мәскәү өлкәсендә унынчы Сколково юбилей бизнес-фестивале узды. Татарстан Республикасыннан килгән делегацияне Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җитәкләде.

Чараның программасы Россия һәм дөнья берләшмәсенең төрле инновацион үсеш юнәлешләренә багышланган түгәрәк өстәлләр, панель дискуссияләр һәм диспутлар уздыруны үз эченә алды. Барысы форумда спикерлар сыйфатында бөтен дөньядан инновацион үсеш буенча 250дән артык әйдәп баручы эксперт чыгыш ясады.

Мәктәпнең барлыкка килүе һәм аны киләчәктә нинди перспективалар көтүе турында Саклык банкы ААҖ Идарә Рәисе Герман Греф, Россия Федерациясе Президенты карамагындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясенең ректоры Владимир Мау, «Сколково» Мәскәү идарә итү мәктәбенең ректоры Андрей Шаронов, «Сколково» Мәскәү идарә итү мәктәбенең беренче ректоры Андрей Волков төп катнашучылары булган «Next 10 years, яисә барысы да ничек башланып китте?» панель дискуссиясе кысаларында белергә мөмкин булды.

«Сколковоның регионнар белән эшен башлап җибәрүе бик яхшы. Безнең Татарстанда күптәннән бердәм программа гамәлгә керде, аның кысаларында республика Хөкүмәте әгъзалары  һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары өйрәтүне үтәләр. Киләсе 10 ел эчендә Сколковоның берәр конкрет өстенлеккә игътибарын юнәлтүе, глобаль ярышка чыгуы һәм дөньякүләм әйдәп баручы югары уку йортлары һәм югары дәрәҗәдәге эшмәкәрләр өчен   югары уку йортларын тәмамлаганнан соң белем бирү йортлары белән ярышуы һәм анда үзенең урынын, алар монда Кытай, Америка, Ирландия һәм дөньяның башка илләреннән алырга килгән уникаль өстенлекне табуы дөрес булачак» - дип билгеләде пленар утырышта Талия Миңнуллина.

«Хыял бердәмлеге: хыялың артыннан барып, ничек уңышлы бизнес төзергә» панель дискуссиясендә кунакларның Питер Джексон белән очрашуы үзенә бер төрле чара булып торды. Хәзерге заманның иң күренекле режиссерларының берсе, «Балдаклар хөкемдары» һәм «Хоббит» китапларын экранлаштыру авторы Сколковоның 10-еллыгын бәйрәм итүгә кушылды һәм, хыялың артыннан барып, ничек уңышлы бизнес төзү турында җыелган кунаклар белән фикерләре белән уртаклашты. Россия эшмәкәре һәм Bosco di Ciliegi компанияләре группасы күзәтү советы рәисе Михаил Куснирович модератор сыйфатында булды. Утырышта  Mail.ru Group директорлар советы башлыгы Дмитрий Гришин, «Дымов» компаниясенә нигез салучы һәм директорлар советы рәисе Вадим Дымов катнашты. Экспертлар, гомумән алганда, робот техникасының хәле һәм үсеш перспективалары, шулай ук өстәмә темалар – бизнесның мәгарифтә катнашуы, алдынгы икътисад тармакларының үсешендә шәхси-дәүләт партнерлык турында фикер алыштылар. 

Моннан тыш, көн дәвамында бизнес-фестивальның кунаклары бизнес-уеннар, мастер-класслар һәм презентацияләрдә катнаша, интерактив дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр һәм «Кәгазьдәге эскиздан алып космолетка кадәр» Сколково һәм IP фотокүргәзмәсендә була алдылар.

Узган елда КФУ Дәүләт һәм муниципаль идарә итү югары мәктәбе һәм ТР Президенты карамагындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты белән бергәләп «Сколково» Мәскәү идарә итү мәктәбе тарафыннан «Эффектив идарә итү: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр» темасы буенча ТР министрлыклары, идарә тармаклары һәм муниципаль берәмлекләре җитәкчеләренә белем бирү үткәрелүен искә төшерергә кирәк. Бишмодульле программада 70 кеше: министрлар, идарә тармаклары җитәкчеләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округларының башлыклары катнашты. Татарстанның эшмәкәрләре һәм инвесторлары шулай ук Сколково базасында белем алуда актив катнашалар.  

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International