Вакцинациягә «Әйе!» - дип әйт

2016 елның 23 сентябре, җомга

Һәр ел саен көзге-кышкы чорда, салкыннар башлануы белән, грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыру очраклары арта. Сезонлы грипп һәм КРВИ, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, һәр ел саен 3 млн.нан алып 5 млн.га кадәр авыр чир очракларының сәбәбе булып тора һәм 300-500 мең кеше үлеменә китерә. Барлык йогышлы авыру очраклары арасында грипп һәм КРВИ 95% тәшкил итә. Һәр елны Россиядә 41,2 млн.га кадәр авыручылар саны теркәлә, Татарстан Республикасы халкының 13%ка якыны чирли. Һәр ел саен Россиядә грипптан икътисади зыян 10 млрд.тан артык сумга бәяләнә.

Вакцинация, табиблар һәм эпидемиологлар фикере буенча, грипп профилактикасының төп һәм иң эффектив ысулы булып тора. Соңгы 5 ел эчендә Татарстан Республикасында 4 млн.нан артык кешегә прививка ясалды, бу вакыт эчендә грипп белән авыру 12 тапкырга кимеде, шул ук вакытта вакцинация ясау күләме 22%тан 27%ка кадәр артты. 2015 елда республикада булдырылмаган икътисади зыян 529 млн.нан артык сум тәшкил итте. Теләсә кайсы коллектив әгъзаларының 70-80%на вакцинация ясау бу коллективта грипп белән авыруны аерым алган очракларга кайтып калдыра яисә аңа бөтенләй юл куймый.            

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International