Бүген бөтен дөньяда автомобильсез йөрү көне (World Carfree Day) билгеләп үтелә. Бу көнне Инвестицион үсеш агентлыгы да читләтеп узмады. Бөтендөнья акциясенә бердәмлек йөзеннән Агентлык җитәкчесе һәм аның барлык хезмәткәрләре, җәмәгать транспорты һәм велосипедларга күчеп утырып, шәхси һәм хезмәт автомобильләреннән баш тартырга карар кабул иттеләр.
Көнне автомобильсез үткәрү гадәте 1997 елда Англиядә башланды, ә инде бер елдан соң Франциядә узды. Ул вакытта бу көн барысы ике дистәгә якын шәһәрдә билгеләп үтелде. Аның каравы 2001 елга хәрәкәткә дөньяның 35 илендә меңнән артык шәһәр рәсми рәвештә кушылды. Татарстан беренче тапкыр 2009 елда катнашты һәм акциягә кушылган Россиядәге беренче регионнарның берсе булды.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: