25 сентябрьдә Казанда «Милләт кроссы - 2016» бөтенроссия йөгереше узды. Быел традицион җиңел атлетика ярышлары шәһәрнең Үзәк стадионы мәйданында үтте. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы белгечләре читтә калмадылар. Безнең командада 5 кеше булды.
Башлангыч мәгълүматлар буенча массакүләм сәламәтләндерү йөгерешләрендә 20 меңнән артык кеше: төрле муниципаль районнарда яшәүчеләр, мәктәп, югары уку йортлары укучылары, шәһәр оешмалары эшчеләре, шулай ук шәһәр һәм республика башкарма хакимият органнары хезмәткәрләре катнашты. Һәрвакыттагыча, быел «Милләт кроссы» кысаларында берничә йөгереш: массакүләм, 1000 м.га VIP-йөгерүләр, шулай ук 2000, 4000, 6000, 8000, 12000 м.га йөгерүләр узды.
«Милләт кроссы» - Россия территориясендә узучы җәйге спорт төрләре буенча иң масштаблы массакүләм спорт чарасы. Казаннан тыш, массакүләм йөгерешләр илнең тагын 84 шәһәрендә үтте.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: