3-8 октябрьдә Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РХХһДХ) мәйданында узган «Идарәчелек осталыгы: региональ командалар үсеше» белем бирү программасының өченче йомгаклау этабы тәмамланды.
Инвестицион климатны яхшыртуның иң яхшы Россия һәм халыкара тәҗрибәсен алмашу һәм командалар арасында аралашуның дәрәҗәсен күтәрү программаның төп максаты булып торды. Татарстан командасыннан Республиканың инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, икътисад министры Артем Здунов, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

Ярты еллык модуль программаның ахырында барлык регионнар үзләренең проектларын якладылар. Татарстан командасын куәтләр өчен Мәскәүгә Татарстан Республикасының премьер-министры Илдар Халиков килде. Белем алу курсы кысаларында катнашучылар регионда уңайлы инвестицион климатны яхшырту инструментлары һәм аны формалаштыруга комачаулаучы киртәләрне җиңеп чыгуга юнәлдерелгән мәсьәләләр өстендә эшләделәр. Татарстан командасы республикада экспорт үсеше буенча проектны эшләп чыгарды. Чимал булмаган секторга ярдәм итү экосистемасын булдыру аның максаты булып торды. Ә нәкъ менә җитештерү секторы экспортерлары санын арттыру, товар ассортиментын һәм тәэмин итү географиясен киңәйтү, шул исәптән чит илләр тәҗрибәсен кулланып, яңа эспортерларга ярдәм итү инструментларын кертү. Презентация ачык һәм бик күңелле узды, республика командасы әгъзалары Ак Барс хоккей клубы формасын кигән иделәр. Проектны яклау чын кәшәкәләр, шайба һәм капкалар белән хоккей уенына охшатып ясалды.

«Программа кысаларында безнең команда барлык мәсьәләләргә тулысынча анализ ясады, аларны хәл итү юлларын тапты, шулай ук этаплы гамәлләр чылбыры формалаштырды. Нәтиҗәдә без практикада кулланачак Татарстан экспорты үсеше буенча махсус юл картасын эшләп чыгардык», - дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: