17-18 октябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасы башкаласы Минск шәһәренә рәсми эшлекле визиты узды. Республика башлыгын Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук Татарстанның зур компанияләре топ-менеджерлары озатты.
Сәфәрнең беренче көнендә Рөстәм Миңнеханов татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Очрашу барышында Президентка Беларусьта гадәттәгечә Сабантуй милли бәйрәме һәм татарлар иҗат коллективлары - «Дуслык», «Ләйсән» һәм башка ансамбльләр катнаша торган фольклор фестивальләре үткәрелүе турында сөйләделәр. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Беларусьтагы татар җәмәгатьчелегенең актив вәкилләренә, «Чишмә» җәмгыяте әгъзаларына милли традицияләрне, мирасны саклап калу, халыклар арасында дуслыклы мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм ныгытуга өлеш кертү өчен Татарстан Республикасы Президенты рәхмәтләрен тапшырды.
Визит барышында Татарстан Президенты Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты. Аның кысаларында Лукашенко «Белоруснефть» компаниясен Татарстанның нефть тармагы өлкәсендә эшләү өчен җәлеп итәргә тәкъдим итте.

«Мин сездән үтенеп сорар идем – безнең яхшы «Белоруснефть» компаниясе бар, ләкин чыгару күләме бик аз. Үз вакытында нефтьне суырып чыгардылар һәм Беларусьтан читкә алып киттеләр. Шуңа күрә безнең компания сездә эш күләмен тапса, яхшы булыр иде. Бу башка компанияләргә караганда күпкә арзанрак булып чыгуына ышандыра алам. «Белоруснефть» субподрядларда сезнең белән эшләсен иде. Дуслыклы мөнәсәбәтләребезне искә алып, сез шул компания өчен табышлы һәм һичшиксез үзегез өчен файда китерерлек эш фронтын табарсыз дип уйлыйм», - дип билгеләде Александр Лукашенко.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов Беларусьта «Татнефть» проектларын тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү өчен Александр Лукашенкога рәхмәтен белдерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләре буенча, Татарстан нефть химиясе проектлары өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә әзер.

Җиңү Монументы нигезенә чәчәк бәйләме салу республика делегациясе мәдәни программасының бер өлеше булып торды. Моннан тыш, кунаклар ««Минск моторлар заводы» холдингының идарә компаниясе» ААҖ һәм ««Белкоммунмаш» холдингының идарә компаниясе» ААҖ кебек Беларусь сәнәгать оешмалары эшчәнлеге белән таныштылар.
«Беларусь Республикасы Татарстанның төп сәүдә партнерларының бишлегенә керә, - дип ассызыклады Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. – Узган ел эчендә товар әйләнеше 878,4 млн. доллар тәшкил итте. Татарстан Беларуська нефть, двигательләр, шулай ук химия тармагы продуктларын җибәрә. Республикабыз территориясендә берничә Беларусь компанияләре продукцияләрен җитештерәләр. Алабугада тракторлар җыю җитештерүе эшли, Казан заводы базасында лифтларны җыялар. Шулай ук тугандаш республикада җитештерелгән түбән идәнле кызыл автобуслар һәм трамвайлар үзләрен яхшы таныттылар. Безгә алга таба да сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерергә кирәк».
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: