Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның утырышы узды. Чара барышында 2016 елның 9 ае эчендә эш, шулай ук 2016-2021елларга һәм 2013 елга кадәр Татарстан Республикасының инвестицион үсеш стратегиясе проекты нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Иҗтимагый совет әгъзаларыннан тыш очрашуда Татарстанның икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге һәм берничә башка структуралар вәкилләре катнашты.
Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кереш сүзендә теләсә кайсы дәүләт органы көченең аның коллективында, оешкан көчле командасында булуын, Инвестицион үсеш агентлыгының шуңа үрнәк булып торуын билгеләде.
.jpg)
Агентлык җитәкчесе сүзләре буенча, Татарстан рәттән икенче ел Россиядәге инвестицион климат буенча беренче урынны яулый, ә бу республиканың Россия Федерациясе территориясендә инвестицияләү өчен Россиянең иң яхшы регионы булуын аңлата.
«Быел бездә чит ил инвестицияләре үсеше буенча яхшы нәтиҗәләр күзәтелә, бу өлкәдә күрсәткечләр 3 тапкыр артты. Ярты ел эчендә безгә дөньяның 20 иленнән инвестицияләр керде. Республика тарафыннан туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү динамикасына килгәндә, ул елына 10-20% тәшкил итә», - дип өстәде Талия Миңнуллина.

Чыгыш барышында бүгенге көндә Татарстан Республикасында чит ил катнашуы белән 780нән артык оешма, аларның арасында быел 100дән артыгы теркәлгәне билгеләнде. Агентлык 45 миллиард сумлык 60 проектны алып бара. Проектлар бөтенләй төрле, алар авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать өлкәләренә кагылалар, күбесен Алабуга, Яр Чаллы, Казан, шулай ук Лаеш һәм Питрәч районнары территориясендә тормышка ашыру планлаштырыла. Моннан тыш, Агентлык җитәкчесе чыгышында республиканың сәнәгать зоналары булмаган районнарын үстерүнең кирәклеген билгеләде.
Инвестицион үсеш агентлыгының 2016 елның 9 ае эчендә төрле чит ил делегацияләренең Татарстан Республикасына 30дан артык бизнес-миссиясен әзерләгәнен өстәргә кирәк. ИҮА җитәкчесе һәм хезмәткәрләре тарафыннан чит илләрдә Татарстан Республикасының 100дән артык презентациясе үткәрелде.
.jpg)
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш стратегиясе проекты турында сөйләгәндә, 2016-2030 елларда Стратегияне тормышка ашыруның Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә уңай йогынты ясавы, инвестицион эшчәнлек өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтнең файдалана алырлык булуын, оперативлыгын һәм сыйфатын арттыруы ассызыкланды. Стратегия күздә тоткан чараларны үтәү тулай региональ продукт күләмен, бюджет акчаларын исәпкә алмыйча төп капиталга инвестицияләр күләмен, шул исәптән туры чит ил инвестицияләрен һәм җәлеп ителгән резидентлар санын арттыруга ярдәм итәчәк.
Иҗтимагый совет әгъзалары Агентлык эшен уңай бәяләделәр һәм төрле тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар, аерым алганда республиканың инвестицион мөмкинлекләре турында мәгълүмат алу тагын да җиңелрәк булсын өчен чит ил ММЧда Татарстанны алга таба мавыктыруга акцент ясарга тәкъдим ителде. Тәкъдимнәр киләчәктә тормышка ашыру буенча чараларны оештыру өчен эшкә кертелде.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: