Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 2016 елның 18 ноябрендә Венада Австриянең Икътисади палатасында узган Россия-Австрия эшлекле советы утырышында Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын күрсәтте. Утырышны Австриядәге Россиянең илчесе Дмитрий Люблинский һәм Австриянең Икътисад палатасы вице-президенты доктор Рихард Шенц җитәкләделәр. Утырышның беренче тапкыр Татарстан Республикасыннан тыш Мәскәү шәһәре, Мәскәү, Чиләбе, Түбән Новгород, Псков, Липецк, Тула, Самара, Смоленск өлкәләре катнашкан Австриядәге Россия регионнары көне белән бергә үтүе игътибарга лаеклы.
«Регионнарны тәкъдим итүдә кәеф чараның башыннан ук күтәренке иде, хәтта «Herzlich willkommen» сәламләве дә рус телендә әйткәндәгедән күңеллерәк яңгырый. Ә Россиянең башка субъектлары арасында Татарстан белән танышу башлангач, атмосфера кинәт Австриянең җылы кабул итүеннән һәм Россиянең илтифат итүеннән «җылынды». Татарстан Инвестицион климат хәле милли рейтингында беренче урында торганга күрә, Россиянең башка субъектларынан килгән хезмәттәшләр Татарстанның инвесторларны җәлеп итү чаралары артыннан зур кызыксыну белән күзәтәләр», - дип хисләре белән уртаклаша Талия Миңнуллина.
Чыннан да, Татарстан белән Австрия арасында ныклы мөнәсәбәтләр урнаштырылган, монда эшмәкәрлек һәм эшлекле хезмәттәшлек тә керә. Австрия һәм Татарстан еш кына бер-берсенә визит ясыйлар һәм эшлекле чаралар уздыралар. Шулай, быел май аенда генераль сәркатибы Флориан Стерманн җитәкләгән Австрия-Россия дуслык җәмгыятенең вәкилләре Казанга эшлекле визит белән килделәр, элегрәк шул ук айда Венада Австрия-Татарстан эшлекле форумы узды. Чара Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясенең Австриягә визиты кысаларында үтте. Шул ук вакытта берничә эшлекле очрашу узды, алар арасында Австриянең Икътисад палатасы президенты һәм ил җитәкчелеге һәм бизнес вәкилләре белән очрашулар.
«Без Австрия белән актив рәвештә хезмәттәшлек итәбез. Шуның яхшы мисалы – кирпеч җитештерү буенча заводка 1,5 млрд. сум инвестицияләгән һәм 2009 елдан бирле Татарстанда уңышлы эшли торган Винербергер компаниясе», - дип ассызыклады Талия Миңнуллина.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: