2016 елның 24-25 ноябрендә Мәскәүдә Технополисның «Мәскәү» мәйданында Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән ел саен уза торган II REIF-2016 Россия экспорт һәм инвестиция форумы эшен башлап җибәрә.
Әлеге чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы «Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе» АҖ катнаша. «Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе» АҖ генераль директоры Айрат Назмеев «Россия бизнесы өчен яңа базарлар: Африка, Азия, Якын Көнчыгыш һәм Латин Америкасы» доклады белән чыгыш ясаячак.
REIF төп максаты – Россиянең сәнәгать экспортын алга таба мавыктыру һәм Россиянең индустриаль паркларына һәм регионнарына чит ил инвестицияләрен һәм технологияләрен җәлеп итү.

Форумда Россия экспортының күләме һәм өстенлеге буенча алдынгы позицияләрдә торучы дөньяның 30 иленнән 700дән артык вәкил катнашачак. Катнашучыларның төп өлкәләре: сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгълүмати технологияләр, һәм шулай ук энергетика.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: