«Нәрсә ул фирәзә оешмасы? Яисә фирәзә җитәкчелеге?», бу хакта, һәм шуның турында гына түгел, Мәскәү шәһәрендә семинарда сөйләделәр.
2-4 декабрьдә «Саклык банкы» корпоратив университеты базасында Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хакимияте органнары җитәкчеләре өчен «Менеджментның заманча технологияләре һәм аларны дәүләт идарәсе реформасында куллану» семинары узды.
Семинарны ачуда Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, шулай ук сәламләү сүзе белән «Саклык банкы Корпоратив университеты» ӨҺБ АКО ректоры Валерий Катькало чыгыш ясады.
Укыту-практик дәресләр «Проектлар белән идарә итүнең иң яхшы тәҗрибәләре», «Яңа технологик трендлар», «Эффектив идарә итү ысуллары » темаларына узды.
Катнашучылар шатланып agile, блокчейн һәм нейроикътисадны өйрәнделәр. Яңа технологик трендлар һәм эффектив идарә итү ысуллары турында «Саклык банкы» ГАҖ Идарәсе Рәисе Герман Греф сөйләде. Чыгышында ул 2025 елга алдынгы технологияләрнең планета халкына бик зур икътисади йогынты ясаячагын, ә барлык җитди компанияләрнең мәҗбүри тәртиптә үзләренең технологик платформалары булуын билгеләде. «Проектлар белән идарә итү: мәкерле вирус яисә эволюция факторы?» темасына доклад белән «Саклык банкы» ГАҖ Проектлар төзү офисы Директоры Алина Гроссман чыгыш ясады. Хисле-интеллектуаль лидерлык темасын чыгышында Йель университеты профессоры Дэвид Карузо күтәрде. Югары Икътисад Мәктәбе МТУ профессоры Василий Ключарев катнашучыларга карар кабул итү турында заманча карашлар турында сөйләде. Моннан тыш, IBM вице-президенты Кирилл Корнильев, «Саклык банкы» ГАҖ «Банк XXI» идарә итү Директоры Святослав Островский, «Саклык банкы» ГАҖ «Технологияләр» Блогы Җитәкчелегенең өлкән идарә итүче директоры Павел Ходалеев һәм башка кызыклы спикерларның презентацияләре һәм чыгышлары үтте.
Халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча Россия Федерациясе Президенты вәкиле Михаил Ефимович Швыдкой бик күптәнге «мәдәният белән идарә итеп буламы?» соравына җавап бирде һәм заманча технологияләр белән мәдәниятнең үзара бәйләнеше турында сөйләде.
Хисле интеллект кебек стандартсыз темаларга кагылып үттеләр.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сүзләре буенча: «Бу көннәр безнең өчен белем алуга бай булды, һәм Татарстан хөкүмәте өчен группачылык укытуы – гадәти нәрсә. Россиядә җитәкчеләр шулкадәр өйрәнә торган регион юк. Шул исәптән шуңа күрә дә Татарстан күптөрле юнәлешләр буенча уңышка ирешә».
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: