Ничек итеп раштуа таҗы Татарстанның иң яхшы девелоперларын җыйды

2016 елның 9 декабре, җомга

Бүген «Корстон» КСККда Татарстанның күчемсез милек өлкәсендәге елның төп вакыйгасы – «Раштуа Саммиты» үтте, анда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

«Күчемсез милек һәркемгә кагыла: халык өчен – ул яшәү өчен уңайлы шартлар, бизнес өчен – ул стабиль ышанычлы инвестицияләр, ә туристлар өчен – ул сыйфатлы инфраструктура», - дип ачу тантанасындагы сәламләү сүзендә билгеләде Агентлык җитәкчесе.

Һәр елны Казандагы саммитка күчемсез милек базарының 300дән артык уенчысы килә. Алар арасында инвесторлар, йорт салучылар, проект төзүчеләр, аналитиклар, хакимият органнары вәкилләре.

Узган елга йомгак ясау һәм 2017 елда күчемсез милек базарының үсеш перспективалары һәм юнәлешләре турында фикер алышу чараның төп темалары булып тордылар.

Саммит барышында «Күчемсез милек базарының яңа чынбарлыгы» пленар сессиясе узды, анда Талия Миңнуллина «Күчемсез милеккә инвестицияләр» доклады белән чыгыш ясады.

«Бүгенге көндә региондагы тренд – ул күчемсез милек секторына чит ил инвестицияләренең үсеше. Узган ел белән чагыштырганда девелопер капитал салулар өч тапкыр артты. Инвестицияләр кертү өчен регион буларак Татарстан, һәм гомумән алганда Казан, уңай гына тәэсир калдырды. Шәһәр үсә һәм үзгәрә, һәм бу зур система күрсәткән хезмәт нәтиҗәсе. Республикада берничә программа тормышка ашырыла – тузып беткән торакларны юкка чыгару, шулай ук кунакханә һәм офис инфраструктурасын төзү. Регион өчен һәр яшәүче мөһим, Республикада калуны һәм шунда үсүне сайлау – бит ул үзенә күрә икътисадка өлеш кертү», - дип уртаклашты Талия Миңнуллина.

Дәүләт ярдәм итү чараларын күрсәтә: бу социаль өлкәдәге объектлар төзүне финанслау, салым ташламаларын, шулай ук салым кредитын тәкъдим итү. Шулай, мәсәлән, «Санрайз Сити» торак комплексы, «Яңа Тура» Технополисы, «Юит йорт» торак комплексы Татарстандагы күчемсез милеккә инвесторлар булып торалар.

Раштуа саммиты – ул базар уенчылары өчен 2016 елны искә төшерү, киләчәккә кагылышлы планнар турында фикер алышу, шулай ук хезмәттәшләрне киләсе бәйрәмнәр белән шәхсән тәбрик итү өчен бик яхшы мөмкинлек.     

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International