Инвестицион гаиләдә тулылану

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Россиянең их яхшы махсус икътисадый зонасы Чиләбе өлкәсеннән һәм Төркия Республикасыннан килгән кунакларны кабул итте.

Шулай, бүген, 12 декабрьдә, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗына эшлекле сәфәр кылды. Гадәттәгечә, регион башлыгын Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина озатты. 

Сәфәр вакытында Күзәтү советы утырышы узды, анда ике яңа инвесторның проектлары тикшерелде һәм хупланды – бу сыгылмалы насослы-компрессор торбалары җитештерү буенча завод һәм корычтан әзерләнгән материалларны җитештерү буенча завод. Инвестицияләрнең гомуми күләме бер миллиард сумнан артык.

Шулай ук яңа завод нигезенә таш салу тантанасы үтте. Татарстан Президенты «Алабуга» сервис металл үзәге төзүгә старт бирде. Әлеге җитештерү Россиянең иң зур металлургия комбинаты һәм Төркия компаниясенең бердәм проекты булып тора.

Визит кысаларында Төркиядән килгән инвесторлар иң зур бөтен Россияне җиңел автомобильләр һәм внедорожниклар белән тәэмин итүче «Форд Соллерс Елабуга» һәм  автомобильләр өчен детальләр җитештерүче «Джошкуноз Алабуга» заводларында булдылар. Кунакларга МИЗның өстенлекләре, салым һәм таможня ташламалары турында сөйләделәр.   

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International