Татарстан һәм Корея – нәтиҗәле 2016-нчы ел

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Бүген Корея делегациясенең Татарстан Республикасына визиты кысаларында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендәге Корея Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пак Ро Бёк әфәнде белән очрашты, Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина шулай ук катнашты.

Татарстан белән Көньяк Корея арасындагы хезмәттәшлек берничә юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, мәгълүмат-коммуникация, сәламәтлек саклау өлкәсендә. Рөстәм Миңнеханов фикере буенча, энергетика, машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, югары технологияләр, инфраструктур проектлар һәм төзелеш, медицина һәм фармацевтика, АСК һәм спорт өлкәсендә элемтәләрне үстерү өчен зур потенциал бар.

 Соңгы 10 ел эчендә Татарстан Республикасына Корея Республикасыннан чит ил инвестицияләре кермәгәнен билгеләп китәсе килә, һәм менә 2016 елда Кореядан беренче инвестицияләр керде. Бу ел эчендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан Татарстанга беренче Корея инвесторы һәм аның артыннан бизнесменнар килсен өчен эшлекле элемтәләр урнаштыру максаты белән зур эш башкарылды.

Кореядан килгән кунаклар берничә семинарда - «Технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә Евразия партнерлыгы», «Технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек», «Корея/Россия базарына чыгу һәм технологик хезмәттәшлекне ныгыту» семинарларында катнашу өчен килделәр.

Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, билгеләде: «Корея делегациясенең визиты безнең өчен аеруча әһәмиятле. Без Республикаларыбыз арасындагы инвестицион проектлар пакетын үстерергә омтылабыз. Безнең белән хезмәттәшлек итәргә кызыксынган компанияләргә һәм оешмаларга бердәм оешмаларны оештырырга, җитештерүләрне Татарстан Республикасында урнаштырырга тәкъдим итәбез. Сезнең яктан да кызыксынуны күрәбез, чөнки иң кыю чит ил кешеләре генә мондый суыкта Россиягә сөйләшүләргә киләләр».

Семинар барышында аерым Корея һәм Россия компанияләре өчен берничә шәхси очрашулар үтте. Корея һәм Россия стартап компанияләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен хезмәттәшлек мөмкинлекләрен тәкъдим итү, шулай ук технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек өчен ихтимал булган киләчәк партнерларны эзләү семинарның һәм B2B очрашуларның максаты булып тора. Шулай, Корея делегациясе составына 17 стартап компанияләре һәм кече һәм урта бизнес вәкилләре, шулай ук креатив икътисад сәясәте мәсьәләләре белән шөгыльләнүче 4 хөкүмәт һәм шәхси агентлыклар керде.

«Әлеге Татарстан Республикасына визит Корея Республикасы белән эш буенча узган елның иң яхшы азагы булачак. Без яңа инвестицион проектларны тормышка ашыруга темп тотачакбыз», - дип ассызыклады Талия Миңнуллина.

Көньяк Корея белән хезмәттәшлек турында тулырак Сез http://tida.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/793399.htm сылтамасы буенча мәкаләдә укый аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International