Төрекмәнстан белән Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләр чирек гасырдан артык дәвам итә. Татарлар һәм төркмәннәр – кардәш халыклар, һәм гасырлар дәвамында аларны үзара ихтирам, бер-берсенә карата кызыксыну һәм чын дуслык бәйләп тора.
14 декабрьдә ике милләт мөнәсәбәтләрендә истәлекле вакыйга узачак - Turkmenistan Airlines авиакомпаниясе «Казан» аэропортыннан Төрекмәнстан башкаласына – Ашкабадка регуляр пассажир рейсларын җибәрәчәк. Самолетлар атнага ике тапкыр очып чыгачак. Нәкъ беренче рейста Төрекмәнстанның сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берләшмәсе делегациясенең Татарстан Республикасына килүен билгеләргә кирәк. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы визитны оештырды.

Делегация составына рәисе Александр Дадаев җитәкләгән Берләшмә әгъзалары, шулай ук Төрекмәнстанның иң зур оешмаларының эшмәкәрләре һәм директорлары керәчәк.
Кунакларны бай эчтәлекле программа көтә. Шулай, делегация Татарстан Республикасының сәнәгать зоналарында – «Алабуга» махсус икътисадый зонасында, «Яр Чаллы» узып киүче социаль-икътисади үсеш территориясендә, «Химград» технополисында булачак. Моннан тыш, «Иннополис» МИЗында булу планлаштырылган. Татарстан Республикасының эшлекле даирәләре белән очрашулар көтелә.
16 декабрьдә кунаклар Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына визит ясаячак, анда бердәм проектлар турында фикер алышачаклар.
«Без Татарстан белән Төрекмәнстан арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштырабыз, сәүдә-икътисади, мәдәни-туристик, белем бирү элемтәләрен җайга салабыз. Агентлык бизнес-миссияне оештырды. Бу хәрәкәтнең үз кыйбласын саклап калуына һәм безне киләчәктә шактый күп кызыклы проектлар көтүенә ышанабыз», - дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Октябрь аенда 2017-2019 елларга Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Төрекмәнстан Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәдәни-гуманитар һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек программасына һәм Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе белән Төрекмәнстанның Фәннәр академиясе арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында Меморандумга кул куелганын искә төшерик.
Белешмә өчен – Сигез ел элек оештырылган Төрекмәнстанның сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берләшмәсе 15 меңнән артык кече һәм урта бизнес вәкилләрен берләштерә. Бүгенге көндә Берләшмә зур иҗтимагый оешма булып тора һәм илнең икътисадый үзгәрешләрендә мөһим рольне уйный.