Бүген, 22 декабрьдә, Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XI съездында катнашты.
Ел дәвамында муниципаль хакимият органнарының эшенә анализ ясау һәм 2017 елга максатларны билгеләүне күздә тоткан форумда 1500 делегат һәм кунаклар катнашты. Аларның арасында Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләренең җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика парламенты һәм хөкүмәте, министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы һәм Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутатлары, иҗтимагый оешмалар, территориаль иҗтимагый Җирле үзидарә советлары җитәкчеләре.
Узган ел эчендә муниципаль берләшмәнең эш нәтиҗәләре турында доклад белән «Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Минсәгыйт Шакиров чыгыш ясады. Чыгышында ул Татарстандагы аеруча мөһим җирле үзидарә үсеше мәсьәләләрен җиткерде.
Аерым алганда, республиканың һәр авылы тарафыннан озак срокка социаль-икътисади үсеш буенча чаралар планын эшләп чыгару, урыннарда кече һәм урта бизнес үсеше, муниципаль бюджетларның керем өлешен арттыру, шул исәптән, салымнар җыю буенча эшне көчәйтү исәбенә, Татарстан авыл җирлекләре башлыкларын еш алмаштыру, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү мәсьәләләренә тукталды.
Форум программасы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты республиканың муниципаль берләшмәсе вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
«Муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округлары республикабызның нигезе булып тора. Бу елны без лаелы нәтиҗәләр белән тәмамлыйбыз. Җыелма төбәк продукты күрсәткечләре, сәнәгать җитештерүе күләме, төп капиталга инвестицияләр арту күзәтелә. Без элеккегечә үк Россия төбәкләре арасында алдынгы урыннарда барабыз. Бу – барлык дәүләт хакимияте органнарыбызның уртак эше нәтиҗәсе». – дип нәтиҗә ясады Талия Миңнуллина.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: