Талия Миңнуллина: «Компания Татарстанда урнашмаган булса, глобаль итеп санала алмый»

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

12-14 гыйнварда Мәскәүдә икътисад өлкәсендә Россиядәге халыкара дәрәҗәсендәге ел саен үтә торган иң зур фәнни вакыйгаларның берсе,«Россия һәм бөтендөнья: өстенлекләрне сайлау» VIII Гайдар форумы – 2017 узды. Форумда Россиядәге эшлекле һәм инвестицион климатны яхшыртуга, ватан икътисадының конкурентлык сәләтен күтәрүгә юнәлтелгән перспектив идеялар турында фикер алыштылар.

Форумда Татарстан Республикасы делегациясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Президентны Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина озатты.

 Татарстан Республикасы Президенты чыгышында билгеләде: «Чит ил инвестицияләре Россия икътисадының үсешендә зур роль уйнады. Акчадан тыш, чит ил компанияләре үзләре белән яңа технологияләр алып киләләр һәм эффективлырак бизнесның культурасын формалаштыралар. Өстәвенә, чит ил инвестицияләре һәр регион өчен файдалы. Шулай, бүгенге көндә   Татарстанда чит илләр капиталы катнашында 1600ләп предприятие эшләп килә.

Инвесторларны җәлеп итү өчен ышанычлы мадти база булырга тиеш. Инфраструктураны үстерү өлешендә Татарстанда гаять зур эшләр башкарылган: республикада ике махсус икътисадый зона эшләп килә, «Мастер» Кама индустриаль паркы, «Химград» технополисы, муниципаль районнар территорияләрендә күп кенә сәнәгать мәйданнары булдырылган.

Аеруча илдәге иң нәтиҗәле МИЗларның берсе булган«Алабуга» махсус икътисадый зонасын билгеләп үтәсе килә. Бүгенгә монда 22 завод эшләтеп җибәрелгән, аларда 5,6 меңләп кеше эшли, шуларның 90%тан артыграгы үз илебез белгечләре. Резидентлар өчен бизнесны үстерү һәм тормыш алып бару өчен мөмкин кадәр уңай шартлар тудырылган. Аерым игътибар персоналның үсешенә бирелә: корпоратив университет төзелгән, бөтен Россия буйлап яшь белгечләрне табу һәм аларны укыту программасы эшкә кертелгән.»

Татарстанның Россиянең югары технологияле армадасында команда бирүче ролен үтәүгә курсы

Форум кысаларында модернизацияләү һәм инновацион икътисад буенча Комитет утырышы узды, анда Талия Миңнуллина Татарстан Республикасында технологик эшмәкәрлекнең үсеше турында хәбәр итте.

«Югары икътисад мәктәбе» вице-президенты Игорь Агамирзян утырышның модераторы булды, секциядә шулай ук РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Стратегик үсеш һәм инновацияләр департаменты директоры Артем Шадрин, «Стратегик эш нәтиҗәләре үзәге» фонды вице-президенты Владимир Княгин, Инновацияләргә ярдәм күрсәтү фондының генераль директоры Сергей Поляков, региональ Санкт-Петербургның фәнни-техник үсеш фонды башкарма директоры Игорь Гладких катнашты.

Бик күп еллар эчендә Татарстан башка регионнар арасында алдынгы позицияләрдә тора, бизнес эшен дәвам итә, ә чит ил инвесторлары яңа җитештерүләр, сәүдә йортлары һәм вәкиллекләре ача. Татарстан Республикасы – 2015 һәм 2016 елларда Россия Федерациясе регионнары арасында инвестицион климат буенча Милли рейтингның лидеры.

Технологик эшмәкәрлек турында сүз алып барганда, аның тотрыклы конкуренциягә сәләтле өстенлегенең нигезенә инновацион югары технологияле, димәк фәнни яктан бай, идея салынган яңа бизнесны булдыруны күздә тотуын билгеләп үтәсе килә.

Технологик эшмәкәрлек эшмәкәрлекнең башка формаларыннан бу очракта яңа продуктлар яисә хезмәт күрсәтүне булдыруның турыдан-туры иң яңа фәнни белемнәр һәм технологияләрне куллануга бәйле булуы белән аерыла. Шуңа күрә эшмәкәрлекне үстерү өчен кадрлар базасын формалаштыру мөһим.

Һичшиксез, киләчәкнең IT-индустриясе һәм смарт-технологияләргә бәйле булуын билгеләргә кирәк. Унъеллыклар үтү белән Россиягә шәһәр-спутникларга мода кире кайтты. «Сколково», «Иннополис» соңгы еллар эчендә тормышка ашырылган аеруча танылган проектлар булып тора. Проектларның берсенең Татарстан территориясендә урнашканы шатландыра.

Яңа заманча шәһәр Иннополисның (мәйданы 1,2 гектар) Россиянең мәгълүмати-коммуникацион технологияләр үзәгенә әйләнү исәптә тотылган, анда иң яхшы инновацион проектлар эшләп чыгарыла һәм сатыла. «Иннополис» МИЗы компания-резидентларга икътисади җиңеллекләр һәм өстенлекләрнең киң спектрын тәкъдим итә.

Шулай ук Казан шәһәренең «ИТ-паркы» Россия Федерациясендәге мәгълүмати технологияләр өлкәсендә компанияләрне төзү һәм үстерү белән шөгыльләнә торган беренче технопарк. «ИТ-парк» комплексы стартаплар һәм үсә торган ИТ-компанияләр өчен аеруча уңайлы шартлар тудыра.

Квалификацияле эш көче барлык өлкәләр, аеруча IT һәм технологик тармаклар өчен мөһим. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан республикабызда яшәү һәм эшләү өчен шартларны булдыруга һәм туган регионда кеше капиталын үстерүгә аеруча зур игътибар бирә. Шулай, Татарстан хөкүмәте тарафыннан «Сименс» компаниясе белән Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты арасында килешүгә кул куелды. Казанның югары уку йорты һәм Германия концерны бердәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеген алып барырга һәм университетның студентлары өчен «Сименс» предприятиеларында стажировкалар үткәрергә ниятлиләр. Килешү Казан милли тикшеренү техник университетында төрле лабораторияләрне булдыруны күздә тота. Шул максат белән концерн югары уку йортын кирәкле җиһазлар һәм стендлар белән тәэмин итте, шулай ук техник ярдәмне күрсәтте. Германия-Россия югары технологияләр институты ачылды.

Моннан тыш, Иннополис турындагы теманың дәвамына «Иннополис» Университеты – мәгърифәт һәм заманча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә фәнни тикшеренүләрдә специальләшкән яңа Россия югары уку йортының яңа шәһәрнең төп интеллектуаль өлеше булуын билгеләргә кирәк. Укытучылар составы IT һәм робот техникасы өлкәсендәге әйдәп баручы Россия һәм чит ил белгечләреннән тора. Белем бирү программалары, Иннополисның компания-резидентларында эшләү өчен сыйфатлы белгечләр агымын булдырып, бизнес һәм индустриянең актуаль ихтыяҗларына юнәлтелгән.

Заманча инновацион технолоияләрне сәнәгатькә һәм Россия икътисадының башка секторларына кертүне тәэмин итүче региональ инжиниринг һәм прототиплар ясау үзәкләрен төзү Татарстан Республикасында инновацион инфраструктура үсешенең яңа юнәлешенә әйләнде.

Татарстанда ачылган инжиниринг һәм прототиплар ясау үзәкләре икътисадның инновацион үсешенең нигезе булып тора. Югары уку йортлары, предприятиелар һәм кече һәм урта эшмәкәрлек катнашуы белән алар технологик модернизацияләү максатларын һәм үзебезнең продукция һәм технолоияләр ярдәмендә импортны алыштыру мәсьәләләрен хәл итәләр.

Белешмә өчен:

Гайдар форумы – хәзерге заман төп проблемаларын хәл иткән һәрвакыт эшләүче дискуссион мәйдан. Ул 2010 елдан 1990 еллар башында Россия реформалары идеологы, икътисадчы-галим Егор Гайдар хәтеренә уза. Форум дискуссияләрендә Россиянең дөньяда стратегик роле һәм урыны белән бәйләнгән темалар аерым урын ала. Форумның модераторлары югары дәрәҗәдәге сәясәтчеләр һәм мөһим экспертлар булып тора: Россия хөкүмәте чиновниклары, региональ хакимият органнары вәкилләре, алда баручы ватан һәм чит ил икътисадчылар. Форум икътисади һәм сәяси проблемалар буенча алдагы дөнья галимнәре һәм практикларының бердәм фикер алышу, шулай ук Россия милли икътисады үсеше буенча стратегик тәкъдимнәрне уйлап табу максаты белән уздырыла.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International