Хезмәттәшлектә көч

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Узган елның ноябрендә Инвестицион үсеш агентлыгы Татарстан Республикасы делегациясенең АКШна эшлекле сәфәрен оештырды. Сәфәр вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Калифорния губернаторы Джерри Браун белән очрашты.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Татарстан Республикасы белән Калифорния штаты арасында хезмәттәшлекне ныгыту буенча эшлекле төркемнең Америка Кушма Штатларына визитын оештыру буенча эш алып бара. Әлеге визит март аена планлаштырылган һәм АКШ әйдәп баручы компанияләре һәм эшлекле даирәләре вәкилләре белән рәсми очрашуларны күздә тота. ТР ИҮА җитәкчесе «Юл картасын» - Татарстан Республикасы белән Калифорния штаты арасында хезмәттәшлекне ныгыту буенча чаралар планын эшләп чыгарды.

Шулай, бүген, 20 гыйнварда, әлеге проектны тормышка ашыру мәсьәләсе буенча беренче киңәшмә үтте. Эшлекле төркем составына ТР Икътисады министры Артем Здунов, «Алабуга» СҖТ МИЗы» АҖ Генераль директоры Тимур Шагивалеев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Валеев, Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов керде, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина төркемнең рәисе булып тора.

Кереш сүзендә Талия Миңнуллина хезмәттәшләрне сәламләде һәм билгеләде: «АКШ белән мөнәсәбәтләр – катлаулы процесс. Ләкин элемтәләр ныгая. Бүгенге көндә күп Америка компанияләре бизнесны Татарстан Республикасында үстерәләр. Аерым алганда, «Форд» һәм «Соллерс» компанияләре «Алабуга» МИЗы территориясендә автомобильләрне чыгару белән шөгыльләнәләр, «КАМАЗ» автогиганты «Камминз» (двигательләрне җитештерү) һәм «Федерал Могул Корпорейшн» белән уртак предприятиены ачты».

 Әйдәп баручы Carnegie Mellon University Америка Университеты белән бергә «Иннополис» МИЗында ИТ-университет төзелде.

Абстракт үзара табышлы хезмәттәшлек урнаштыру гына түгел, ә конкрет инвестицион проектларны тормышка ашыру безнең максат булып тора. Төп бурычларның берсе – «Иннополис» МИЗы территориясендә бердәм үзара табышлы эш өчен компания-партнерларны табу. Шуның өчен составында Республикабызның төрле тармакларының җитәкчеләре булган эшлекле төркем булдырылган».

Моннан тыш, Агентлык җитәкчесе «Юл картасы» проектын күрсәтте.

Шуннан соң Татарстан Республикасы һәм Калифорния штатының хезмәттәшлеге буенча эшлекле төркем проекты тәкъдим ителде, Чаралар планын тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук киңәшмәдә катнашучылардан конкрет инвестицион проектлар буенча тәкъдимнәрне тыңладылар.

Белешмә өчен:

Калифорния – илнең көнбатыш яр буенда, Тын Океан ярында урнашкан АКШ штаты. Орегон, Невада һәм Аризона Америка штатлары, шулай ук Түбән Калифорния Мексика штаты белән чикләшә. Калифорния – АКШ 31-нче штаты, ул 1850 елның 9 сентябрендә барлыкка килде. Моңа кадәр Калифорния төрле вакытларда Испания һәм Мексика хакимияте астында булды.

Калифорния – АКШның иң күп кеше яши һәм мәйданы буенча өченче урында торган штаты. Башкаласы – Сакраменто, иң зур шәһәр – Лос-Анджелес. Башка зур шәһәрләр: Сан-Франциско, Сан-Диего, Сан-Хосе. Штат күп төрле климаты, халыкның чуар составы белән танылган. Калифорния тулай эчке продукт күләме буенча АКШ штатлары арасында беренче урында тора. Штат икътисадының иң мөһим тармаклары – авыл хуҗалыгы, аэрокосмик индустрия, нефть чыгару һәм эшкәртү, шоу-бизнес, мәгълүмати технологияләр.  

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International