Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 23 гыйнварда Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында катнашты.
Утырышта хәбәр ителгән мәгълүмат буенча Татарстанның нефть-газ химиясе комплексының төп предприятиеләре 2016 елда җитештерү күләмен 4,4 процентка арттырды. Шуннан керем күләме 954 млрд. сумнан артты.
Нефть-газ химиясе комплексында шундый югары күрсәткечләргә «Татнефть» ГАҖ һәм яңа «Аммоний» комплексы нәтиҗәләре хисабына ирешеп булды. Моннан тыш, җитештерү һәм керем артуын «Түбән Кама нефть химиясе», «Казаноргсинтез» предприятиеләре тәэмин итте. Үсеш темплары лидерлары - «Нәфис Косметикс» һәм тоташ металл кордлы шиналар заводы.
Татарстанның берләштерелгән бюджетына 51 млрд сум тирәсе кертелде һәм узган ел дәрәҗәсендә сакланды. Табыш артуы шартларында «Татнефть», «Нәфис Косметикс», «Түбән Кама техуглерод» предприятиеләре түләүләре артты.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында шулай ук Татарстанның Технологик үсеш агентлыгы, ETI MADEN I.G.M. (бор кушылмалары белән тәэмин итү) Төркия компаниясе, Кама кабель заводы, Екатеринбургтан «3А Инжиниринг» (сәнәгать чистарту системалары өчен фильтрлар җитештерүче) компаниясе белән хезмәттәшлек мөмкинлеге турында мәгълүмат тыңланды.
«Татнефть» ГАҖ 2016 елда 28 млн 333 мең тонна нефть чыгарды, бу 2015 елдагыдан 5 процентка артык. Шулардан 55 процентны (15,7 млн. тонна) компания «ТАНЕКО» һәм «ТАИФ-НК» предприятиеләренә эшкәртүгә җибәрде.
«ТАНЕКО» нефть эшкәртү заводы бер елда продукция күләмен 2%ка арттырды - 9 млн тоннага җиткерде. Комплекста ЭЛОУ-АВТ-6 - яңа җайланманы төзү эше актив бара. Вакуум, бензин аеру һәм атмосфера колонналарын монтажлау эшләре үткәрелде. Татарстанның нефть-газ химиясе комлексында иң әһәмиятле вакыйгалар арасында «ТАНЕКО» да акрынайтылган кокслау җайланмасын эшләтеп җибәрүне аталды.
«ТАИФ-НК» җитештерү күләмен узган ел дәрәҗәсендә саклады. Дизель ягулыгын, туры куу бензинын һәм вакуумлы газойлны җитештерү күләме артты. Дүртенче кварталда автомобиль бензиннарын җитештерү 24%ка кимеде.
2017 елда зур вакыйгалар арасында «ТАИФ-НК» тирән эшкәртү комплексын эшләтеп җибәрү һәм «ТАНЕКО» да автобензиннарны җитештерү башлап җибәреләчәк дип көтелә.
Шул ук вакытта Россиядә узган елда нефть продукциясен җитештерү рентабельлеге кимүе дәвам итте. Табышны модернизацияләнгән предприятиеләр арттыра алды. «ТАНЕКО» һәм «ТАИФ-НК» да эшкәртү тирәнәя барган саен, табыш дәрәҗәсе артыр дип көтелә.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: