24-25 гыйнварда Россиядә һәм БДБ илләрендә Боинг компаниясе Президенты Сергей Кравченко Татарстанга эшлекле визит белән килде. Визит барышында Сергей Кравченко ТР инвестицион үсеш агентлыгында булды.
Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина заманча Татарстанны күрсәтте, шулай ук регионның инвестицион потенциалы турында сөйләде.
«Республика Боинг компаниясе белән хезмәттәшлеккә карата кызыксыну белдерә. Татарстанда мәгълүмати-коммуникацион технологияләрнең үзәге булган мәйданнар бар, анда иң яхшы инновацион проектлар эшләп чыгарыла һәм сатыла. Бу заманча технологияләр дә, хезмәтләр һәм җиһазлар, фәнни һәм ресурс базасы. Шуңа күрә хезмәттәшлек өчен катлам киң», - дип билгеләде Талия Миңнуллина.
Боинг компаниясе президенты «Иннополис» махсус икътисадый зонасында һәм «IT-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта булды һәм республикада хәзерге вакытта тормышка ашырыла торган башка инвестицион проектлар белән танышты.
Сергей Кравченко шулай ук «Модернизациягә һәм иннновацияләргә нәтиҗәле идарә итү һәм Боинг лидерлыгын үстерү системасы» темасына Татарстан Республикасының министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре өчен лекция укыды.
Lean технологиясе модернизацияләү өлкәсендә төп инструмент булып тора, ягъни ресурсларны башкача бүлү һәм бераз үзгәрешләрне кертү хисабына чыгымнарны киметү һәм нәтиҗәлелекне арттыру. Инновацияләр өлешендә лектор инновацион эшчәнлекне алып барганда куркынычлар белән идарә итүнең мөһимлеген билгеләде. Лидерлыкка килгәндә, хезмәткәрләрнең үзләренә карата игътибар һәм инициативаларны хуплау тирәлеге әһәмиятле булып тора. Шундый инструментлар лидерларның яңа буыннарын үстерүгә ярдәм итә. Лекция барышында шулай ук Боинг компаниясенең җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре горурланган эш нәтиҗәләренең мисаллары һәм шулай ук киләчәк уңышларның нигезенә яткан предприятие тарихындагы җитди хаталар һәм катлаулы чорлар тәкъдим ителде.
Элегрәк ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Кравченконың Сочида форум кырларында, ә шуннан соң – Рентонда Боинг компаниясенең баш офисында очрашканын искә төшерик. АКШна визит вакытында Рөстәм Миңнеханов Эвереттагы заводта җыю конвейерында урта магистральле «Боинг-737» (елына 42 машина җыела), шулай ук киң флюзеляжлы «Боинг-777» һәм Dreamliner җитештерү белән танышты. Шул вакытта ТР Президенты Сергей Кравченконы җаваплы визит белән Татарстанга чакырды.
Белешмә өчен:
Боинг компаниясе әйдәп баручы бөтендөнья авиакосмик корпорация һәм иң зур санда пассажир самолетларын чыгаручы булып тора. Моннан тыш Боинг хәрби вертолетларны, электрон һәм оборона системаларын, ракеталарны, спутникларны, заманча мәгълүмати һәм элемтә системаларын эшләп чыгара. Боинг ракеталарга каршы оборона, идарә ителүче космик очышлар һәм космик аппаратларны җибәрү буенча хезмәтләр өлкәсендә беренче урыннарда тора. Компания шулай ук авиатехникага ярдәм һәм сатылганнан соң хезмәт күрсәтү өлкәсендә төрле хезмәтләрне тәкъдим итә. Компания заказчиклары дөньяның 90 илендә яши. Сату күләме буенча Боинг АКШдагы иң зур экспортерларның берсе булып тора. Боинг компаниясендә дөньяның 70 иленнән 170 000нән артык хезмәткәр эшли. Боинг компаниясендәге 140 000нән артык хезмәткәр югары уку йортын бетергән, шуларның 35 000енең белемнәрнең техник һәм икътисади өлкәсендә фәнни дәрәҗәләре бар.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: