Пакистан Ислам Республикасы Илчесе: «Татарстан Республикасы – безнең приоритет»

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасына эшлекле визит кысаларында Россия Федерациясендәге Пакистан Ислам Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Кази Мөхәммәд Халиулла әфәнде һәм Россия Федерациясендәге Пакистан Ислам Республикасы миссиясе җитәкчесе урынбасары Ата-уль-Муним Шахид әфәнде Инвестицион үсеш агентлыгына килделәр.

Хөрмәтле кунакларга, Татарстанның инвестицион потенциалын яктыртып, республиканың бердәм тәкъдим итү үзәгендә экскурсияне үткәрделәр. Моннан тыш, делегация махсус 5 D залда Казан буйлап виртуаль рәвештә йөреп кайтты. Күрсәтелгән җирләр делегация әгъзаларында күңелле тәэсирләр калдырды: «Без Голливудта булып кайттык!», - дип аңлатма бирде илче әфәнде.

Сөйләшү барышында Талия Миңнуллина билгеләде: «Регионнар дәрәҗәсендә тыгыз хезмәттәшлек – Россия-Пакистан сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләренең үсеш факторы». Очрашуда Агентлык җитәкчесе Пакистаннан килгән кунакларны, чараның программасы белән таныштырып, булачак «Россия - Ислам дөньясы: Kazansummit 2017» Халыкара икътисади саммитында катнашырга чакырды.

Илче әфәнде белдергән мәгълүмат буенча, бүгенге көндә Пакистан резервлары тарихи максимумга җитте һәм 24 млрд. доллар тәшкил итте. 2017 елда икътисади үсеш халыкара аналитиклар фаразлары буенча 5%га җитәчәк. Хәзерге вакытта Кытай Халык Республикасы Пакистанда иң зур инвестор булып тора. Ирешелгән килешүләр буенча, киләсе 15 елга Кытай инвестицияләре күләме 54 млрд. доллар тәшкил итәчәк, шуларның 30 млрд. долларын энергетика тармагын үстерүгә юнәлтергә планлаштырыла.

Визит нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы делегациясенең Пакистан провинциясе Пенджаб, Лахорга эшлекле сәфәрен оештыру турында килешүләр ирешелде. Әлеге провинция Пакистанда халык саны 100 млн.нан артык тәшкил итүче иң зур провинция булып тора. Лахор, провинциянең башкаласы буларак, төньяк-көнчыгыш Пакистанның сәнәгать, мәдәни һәм транспорт үзәге. Туку, азык-төлек, химия, металлны эшкәртү сәнәгате, машина төзелеше зур үсешкә ия.

Визитның алдан уйланган программасында югары дәрәҗәдәге очрашулар; бизнес-форум (ике регионның икътисади һәм туристик потенциалын тәкъдим итү, меморандумнарга кул кую); ислам финанслары буенча белем бирү чаралары; Пакистанның хәләл сәнәгатен тәкъдим итү; B2B очрашулар планлаштырылган. Алда күздә тотылган планнарны тормышка ашыру буенча масштаблы эш.   

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International