Яктылык Көнчыгыштан килә

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Короллегенә визит белән килә. Гадәт буенча делегация составына Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина керде.

Бүген Рөстәм Миңнехановның Ике Изге урынны Саклаучы аның галиҗанәп короле Салман бин Абдель Азиз Аль-Сауд белән рәсми очрашу үтте. Сөйләшү барышында Татарстан Президенты Корольгә бүгенге республиканың икътисади хәле, сәнәгый үсешенең төп юнәлешләре, ислам канунчылыгына таләпләренә һәм нормаларына туры килүче партнерлык банкингы системасын кертү турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов аерым Татарстанда тормышка ашырылучы инвестицион проектларда тукталды, алар Согуд Гарәбстаны Короллегенең эшлекле даирәләрен кызыксындыра алалар. Татарстан Республикасы Президенты Корольгә KazanSummit халыкара саммиты – Россия Федерациясенең ислам дөньясы илләре белән икътисади аралашуның төп мәйданын презентацияләде һәм Согуд Гарәбстаны делегациясен Казанга чакырды: “Согуд Гарәбстанының Сәүдә һәм инвестицияләр министры Маджед Аль-Кассаби әфәнде башлыгында бизнес-миссиясен KazanSummit 2017гә юнәлдерү бик яхшы булачак”. Соңрак Рөстәм Миңнеханов Маджед Аль-Кассабины Саммитка чакырды һәм согуд компанияләрнең Россиянең иң сәнәгый-үсеш алган регионнарның берсе – Татарстан Республикасының инвестицион проектларында катнашуына өметләнде.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов кунакчыллык өчен Салман бин Абдель Азиз Аль-Сауд Короленә рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасына чакырды: “Без Татарстан эшлекле делегацияләренә һәм хаҗиларына күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерде. Безнең элемтәләр Татарстан Республикасының мөселманнар рухи идарәсе линиясе буенча, шулай ук фән һәм мәдәният өлкәләрендә үсүенә шат. Сезне Россияга визит кысаларында Татарстанга килергә чакырам”.

Шулай ук Эр-Риядада эшлекле программа кысаларында Президент Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе SALIC Согуд авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек инвестицион компаниясенең Башкарма директоры Абдалла Дубейхи әфәнде белән очрашты. Сөйләшүләр барышында Татарстан Республикасы Президенты авыл хуҗалыгы һәм терлекчелектә үзара табышлы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. SALIC башлыгы ит терлекчелегенә, ашламаларны үстерүдә кызыксыру белдерде. Абдалла Дубейхи әлеге аспектны өйрәнү өчен бердәм эшлекле группаны булдырырга тәкъдим итте. Татарстан Президенты республиканың хезмәттәшлеккә ачыклыгын билгеләп, әлеге инициативаны яклады. Ул SALIC компаниясе вәкилләрен Татарстан Республикасына килергә чакырды.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International