Германия машина төзүчеләре берләшмәсе Татарстанга киләчәк

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Германия машина төзүчеләре ассоциациясе (алга таба - VDMA) вәкиле Моника Холлахер эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасында.

Инвестицион үсеш агентлыгы Моника Холлахер белән бергә агымдагы елның июль аена планлаштырылган VDMA делегациясенең Татарстан Республикасына визитының программасын җентекләп өйрәнәләр.

Делегация составына әлеге ассоциациясенең әйдәп баручы вәкилләре, шул исәптән автомобиль сәнәгате, нефть һәм газ һәм нефть химиясе өлкәсе, агросәнәгать комплексы өчен җиһазларны җитештерү белән шөгыльләнүче компанияләр, керәчәге планлаштырыла.

Киләчәк визитның эшлекле программасы Татарстан Республикасы предприятиелары һәм Германия оешмалары катнашуы белән ике яклы очрашуларны оештыруга юнәлтеләчәк. Конкрет проектлар буенча сөйләшүләр һәм ТР территориясенә продукцияне чыгару өлешендә хезмәттәшлек һәм инвестицион проектларны тормышка ашыру турында фикер алышу киләчәк визитның максаты булып торачак.  

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинаның Германия машина төзүчеләре берләшмәсе (VDMA) җитәкчелеге белән 2016 елның 12 сентябрендә Майндагы Франкфуртта, Машина төзүчеләре берлеге штаб-квартирасында узган очрашуда катнашканы турында искә төшерик.

Очрашу Татарстан Республикасы вәкилләренең, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинаның, Германия Федератив Республикасына рәсми визиты кысаларында узды.

Ул вакытта VDMA баш идарәчесе Тило Бродман игълан итте: «Машина төзүчеләре берләшмәсе делегациясе Татарстанга килергә әзер».

«Германиянең машина төзү тармагы дөньяда иң алга киткәннәрнең берсе булып тора, Татарстан Республикасы әлеге тәҗрибәне үзләштерүгә карата зур кызыксыну белдерә. Германия машина төзүчеләре берләшмәсе безнең илдә җитештерүне урнаштырырга мөмкин булган 3 меңнән артык компанияне берләштерә. Иң яхшы инвестицияләү шартлары Татарстанда тәкъдим ителгәнгә күрә, шундый бердәм эшчәнлек акылга ятышлы тоела», - дип белдерде Талия Миңунллина.

Алга таба хезмәттәшлек итү өчен перспектив юнәлешләр арасында энергетика һәм нефть химиясе, автомобильләр һәм самолетлар төзелеше, машина төзелеше өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү, IT технологияләре, агросәнәгать комплексы, инжиниринг, медицина, төзелеш һәм башка өлкәләрдә Татарстан һәм ГФР оешмалары арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыруны атарга була.    

Белешмә өчен:

Германия машина төзүчеләре берләшмәсе (VDMA) Европадагы әлеге сәнәгать тармагының эшханәләрен берләштерүче иң зур оешма булып тора. VDMA, 1892 елда нигезләнгән буларак, 400 гә якын кеше хезмәт итүче һәм 3000нән артык компанияләр аның әгъзалары булган коммерцияле булмаган партнерлык булып тора. Берләшмә икътисадның машина төзелеше секторының барлык өлкәләрендә эшчәнлеген алып бара һәм Германиядә һәм аңардан читтәге урта һәм кече оешмаларның мәнфәгатьләрен яклый. VDMA штаб-квартирасы Майндагы Франкфуртта урнашкан. Региональ  вәкиллекләрнең челтәре Германиянең төрле сигез федераль җирләрен, шулай ук Берлин, Брюссель, Пекин, Шанхай, Калькутта һәм Токио кебек кайбер дөнья башкаларын чолгап ала.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International